news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Оялмыйлар да малай»: Гүзәл Уразова күлмәге кемнекенә охшаган?

news_top

Гүзәл Уразова үзенең күлмәкләре, образлары белән шаккатырырга ярата. Быелгы сезондагы аклы-каралы күлмәге тамашачыда сорау уяткан. Аның күлмәген Россиядәге иң популяр блогерларның берсе, рэпер Джиганның хатыны Оксана Самойлованыкына охшатканнар, яки инде бу хәл киресенчә дә булырга мөмкин. Гүзәл белән Оксананың фотоларын рәттән куеп, социаль челтәрләрдә тарата башладылар.

Гүзәл Уразова бу турыда: «Берничә кеше җибәрде инде бу фотоны. Оялмыйлар да малай, дип язалар», – дигән сүзләр язды.

Әйтергә кирәк, Гүзәл Уразова белән Оксана Самойлова гаиләсе арасында берара охшашлыклар чыккалап тора. Гүзәл Уразова гаиләсе Самойлова гаиләсе ясаган фотосессияләргә охшаш фотоларга да төшкән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар