
Россия хоккейчысы һәм «Вашингтон Кэпиталз» һөҗүмчесе Александр Овечкин «Спорт-Экспресс» басмасы белән әңгәмәдә Россия фигуристларының илебез спортындагы абруена карата фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Мин фигуристларны ни өчен хөрмәт итәм? Тугрылык өчен. Бу – авыр хезмәт. Мин күп фигуристларны беләм. Монда – Вәлиева да, Ягудин да, Медведева да. Алар – хезмәт, ихтыяр көче белән югары максатларга ирешкән кешеләр. Алар үрнәк алырлык кешеләр», – диде Овечкин.
39 яшьлек Россия форварды НХЛның узган сезонында даими чемпионатларда голлар буенча Уэйн Гретцки рекордын узып китте. Александр Овечкинның «Вашингтон» белән гамәлдәге контракты 2025/26 сезоны ахырына кадәр исәпләнгән, диелә хәбәрдә.