Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Отышлы, уңайлы, якында: “Ситилинк” электрон дискаунтеры Казанда икенче тулы форматлы кибетен ачты

Күңелле музыка, кызыклы конкурслар һәм кулларында тартмалар булган дистәләгән бәхетле кеше. Татарстан башкаласында Зәкиев урамы, 1 йортта урнашкан “Победа” сәүдә үзәгендә Россиядә әйдәп баручы онлайн-ритейлер – “Ситилинк”ның терминаль сату буенча икенче тулы форматлы үзәге эшли башлады. “Ситилинк” – илдәге иң эре «MERLION» IT-дистрибьюторының берәмләп сату пректы электрон дискаунтеры.

news_top_970_100
Отышлы, уңайлы, якында: “Ситилинк” электрон дискаунтеры Казанда икенче тулы форматлы кибетен ачты

“Шуроповерт-дрельне иремә алдым, кайнанама хәтер картасы, үземә яхшы үтүк һәм телефонга аккумулятор алдым. Ни өчен “Ситилинк”? Өйгә бик якын. Бездән ике генә урам. Бәяләре дә бик әйбәт. Һәм барысы да бик тиз. Бүген ачылу көне һәм кешенең күп булуына да карамастан, заказ биргәннән соң, товарны алганчы берничә генә минут узды. Белгечләр бик яхшы эшли: биш минут дигәндә заказны теркәделәр, соңыннан түләү – ирем инде заказны кабул итеп ала”, - дип бүлеште Алисә Хәсәнова. Яңа “Ситилинк” үзәгенә яшь гаилә тулы составта килгән – әни – Алисә, әти – Дмитрий һәм кызлары Диана. Тагын килергә вәгъдә бирделәр. Һәм бер мәртәбә генә түгел.

Монда теләсә нинди электроника һәм көнкүреш техникасын сатып алырга була: флешкадан суыткычка кадәр. “Ситилинк” – хәзер бөтен Россия буйлап терминаль сату буенча 52 тулы форматлы үзәк, ул 330 дан артык шәһәрне колачлый. Илдәге иң эре “Ситилинк-мини” заказларны һәм товарларны бирү пункты шәхси челтәрләре 500 дән артык.

“Отышлы, уңайлы, якында” – гадәти генә слоган түгел, ә “Ситилинк” дискаунтерының эш стиле квинтэссенциясе. Дискаунтер ассортиментында 50 меңнән артык товар атамасы: компьютер, цифрлы, көнкүреш, бакча техникасы, офис җиһазлары һәм дөньякүләм танылган брендлардан файдалы һәм кирәкле товарлар бар. Болар барысы да шактый отышлы бәядән тәкъдим ителә. Түләүне теләсә нинди уңайлы ысул белән башкарырга була: товарны алганда акча белән, банк картасы ярдәмендә, онлай-түләү башкарырга була һәм Яндекс.Деньги системасын кулланырга мөмкин. Күп товар алырга кирәк, ә акча җитми икән – кредит теркәргә була. Оптималь банкны һәм уңайлы тәкъдимне “Ситилинк” сайтында сайларга була.

Гадәти сәүдә үзәкләрендәге товар белән тулган киштәләр – кичәге көн. “Ситилинк”ның виртуаль каталогында дискаунтер тәкъдим итәргә әзер товарларның сыйфатлы фотосурәтләре дә, һәрберсенең тулы тасвирламасы да бар. Яңа телевизор, ноутбук, смартфон яки башка товар хуҗасы булу бик гади. Моның өчен “Ситилинк” сайтына керергә һәм сатып аласы әйберне табарга кирәк. Заказны теркәү берничә минутлык эш.

“Заказны теләсә кайда һәм төрлечә теркәргә була: компьютер, планшет, мобиль җайланма аша, кибетләрдә һәм “Ситилинк-мини” заказ бирү пунктларында, терминал аша яки колл-үзәк хезмәтләреннән файдаланырга була. Монда һәм хәзер булган товарларны сатып алучы шундук ала. Һәм заказның кайда бирелүендә аерма юк – дистанционмы яки кибеттәме. ”Ситилинк-мини”га товарлары яки заказ вакытында терминаль сату үзәгендә булмаган товарларны 1-5 көндә китерәләр. Шулай ук заказларны өйдә яки эш урынында алып була. Сатып алучыга товарларны тәкъдим итүче хезмәткәрләр – барысы да “Ситилинк” компаниясе хезмәткәрләре. Без читтәге логистика компанияләре хезмәтләреннән файдаланмыйбыз”, - дип сөйләде “Ситилинк” берәмләп сату челтәре директоры Александр Лозовский.

Казандагы яңа терминаль сәүдә үзәге – мең квадрат метр мәйданда, аның 70 проценты – сәүдә заллары, ә калганнары – склад, - дип белдерде Александр Лозовский. “Барысы да бик гади һәм прагматик: без сайлаган эш формасының беренче өстенлеге, ягъни гомуми мәйданның күп өлеше – 80 проценты складлар һәм җыйнак сәүдә заллары булу – бу ассортимент. Мондый зур мәйдандагы складларда, сәүдә залларына караганда күбрәк позициядәге товар урнаштырып була. Әлеге яңа үзәктә якынча 10 мең атама. Гадәти сәүдә үзәкләре киштәләрендә ике меңнән артык исемдәге товарны санау икеле. Икенче өстенлек – түбән бәяләр. Әйтергә кирәк, түбән бәяләр аренда мәйданнарын экономияләү хисабына гына түгел, ә безнең эшчәнлек масштаблары, “Ситилинк” ның тәэмин итүчеләр белән уникаль шартларда эшләве, барлык процессларның югары дәрәҗәдә автоматлаштырылуы аркасында да”.

Компаниянең һәр хезмәткәре махсус уку узды. Эш барышында хаталар һәм төгәлсезлекләр юк диярлек – бу икътисадның тагын бер үзенчәлеге: аз хата – аз чыгым, аз чыгым – товарга түбән бәя. Ә иң мөһиме – канәгать сатып алучы. Дискаунтер кулланучылары өчен тагын бер сәбәп – даими артучы ассортимент: “Без төп тәкъдим белән бәйле яңа товарлар төркемен кертәбез. Әгәр соңгы тапкыр киңәйтелгән товарлар төркемен карасак, без үз ассортиментыбызны элекстротранспорт – скутерлар, электросамокатлар һәм бакча техникасы хисабына арттырдык. Бу соңгы вакытта иң актив үсүче ике категория. Ассортиментны киңәйтү – сатып алучыларның ихтыяҗына реакция. Безнең өчен сатып алучылар һәм хезмәткәрләр – иң зур кыйммәт. Канәгать сатып алучы – бизнесның нигезе ул”, - дип билгеләп үтте “Ситилинк” берәмләп сату челтәре директоры.

“Без күптәннән “Ситилинк”та сатып алабыз. Бүген телевизор алдык һәм безгә бүләк– нибары бер сумга чәйнек бирделәр. Бик күңелле. Бәяләре буенча да бик кулай. Ерак та яшәмибез. Кире киләчәкбезме? Әлбәттә, киләчәкбез. Бигрәк тә мондый бүләкләр белән сөендереп торсалар”, - дип үз шатлыгы белән бүлеште тагын бер бәхетле сатып алучы - Альбина Захарова.

“Ситилинк” бүләкләргә чыннан да бик юмарт. Ачылганнан соң, өч көн дәвамында меңнән яки аннан күбрәк суммага товар сатып алган һәр кеше, икенче товарны акция исемлегеннән бары тик бер сумга ала. Һәм бик күпләр мондый мөмкинлек белән бик теләп кулланды. Алар арасыда Миңнегөл Гарипова да бар иде. “Мин тузан сурыткыч алдым. Хәзер бүләк артыннан барам. Бәяләре дә ярыйсы. Әбиләр өчен бара”, - диде пенсионер ханым елмаеп.

Һәм тагын “Ситилинк”ның һәр сатып алучысы “Ситилинк-клуб” лояль программасы катнашучысы була ала. Бу бик отышлы: махсус клуб бәяләре, һәр сатып алу өчен бонуслар, алар белән алдагы сатып алуларның бер өлешен түләргә була, акцияләр, ташламалар. “Ситилинк-клуб” катнашучысы статусы – “бейсик”тан “платинум” га кадәр, бу сатып алучының активлыгыннан гына тора. Отышлы бәяләрне исәпкә алганда, һәр кеше актив сатып алучы булырга теләячәк. Моны “Ситилинк” берәмләп сату челтәре директоры да раслады: “Ситилинк-клуб” әгъзалары саны сатып алучылар арасында даими үсә. Бу безнең лояль программаның кешеләр ихтыяҗына туры килүе һәм аңа сорау зур булуы турында сөйли”.

“Техниканы яңарту теләге күптәннән туган иде инде. Кибет ачылышы һәм отышлы акцияләр турында ишеттек. Шундук монда килдек. Шактый гына алдык. Бәяләре сөендерә. Барысы да ошый”, - дип сөйләде Алексей Отрешко һәм Любовь Ефремова. Аларны “Татар-информ” төркеме сатып алган әйберләре белән гарантия бүлеге янында очратты.

Иминиятләштерү һәм гарантия тәкъдимнәре шулай ук куандыра: гади гарантия белән генә түгел, ә бер елдан өч елга кадәр озайтылган вакыт белән дә кулланырга була. Ул көнкүреш техникасына һәм электроникага гына түгел, ә комплекттагы һәм хәтта бәясе төшерелгән товарлар өчен дә гамәлдә. Базарның бу сегментында моны башка бер уенчы да тәкъдим итми. Шулай ук сатып алган әйберләрне ватылудан, зарарланудан, урлаудан да иминиятләштерергә була. “Комбо” тәкъдимен кулланырга була, бу очракта озайтылган гарантия һәм иминиятләштерү бергә тәкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, гарантия буенча сораулар белән “Ситилинк”ка еш мөрәҗәгать итмиләр: “Брак проценты бездә шактый түбән: якынча бер процент. Бу бик яхшы күрсәткеч булып санала”, - дип белдерде Лозовский. Сатып алучының товар сыйфатына бәйле сораулары туган очракта, “Ситилинк” аның да, үзенең дә вакытын янга калдырып, күп очракта шундый ук товарга алыштыруны кулай күрә. Әгәр сатып алучыга уңайлырак икән – акчаны кире кайтара. Челтәрнең директоры белдергәнчә: “Закон болай эшләүне мәҗбүр итми, ләкин без кешеләрнең “Ситилинк”ка мөнәсәбәтен бәялибез”. Шулай ук, сатып алучының җиде көн эчендә товарны кире кайтару яки аны башкага алыштыру хокукы бар. Иң мөһиме - товар кулланылмаган, шулай ук товар кыяфәте һәм кулланучы үзлекләре сакланган булырга тиеш. Ләкин бу мөмкинлек белән “Ситилинк” сатып алучылар кулланмый диярлек: бәянең һәм сыйфатның болай туры килүен әле эзләргә кирәк.

“Ситилинк” клиентларына корпоратив сатып алуларны да шактый җиңеләйткән: “Бүген юридик зат исеменнән сатып алу – күп адымлы чын квест: исәп-хисапны җибәргәннәрен көтәргә, түләргә – һәм акчаларның күчүе турында хәбәр көтәргә кирәк, офиска килеп документларны алырга, аннан шушы документлар белән складка барып, анда чиратта торып товарны алырга. Әле соңыннан имзалар һәм штамплар алырга кирәк. “Ситилинк”та бу болайрак: сайтта компания юридик зат буларак теркәлә. Моннан котылып булмый, чөнки кырыс хисапка корылган документлар бар. Әгәр кирәк икән, без бу процесста ярдәм итәр өчен шәхси менеджерны тәкъдим итәбез. Автомат рәвештә хисап счеты килә, клиент аны түли, шәхси сәхифәсендә акчаларның күчкәнен күрә, шулай ук, заказаны кайда һәм кайчан алырга икәнен күрсәткән дата белән адресны да шунда карый ала. Җитәкче алмаган очракта, оешма исеменнән ышаныч кәгазе белән килеп товарны һәм башка мөһим документлары килеп аласы гына кала”, - дип аңлатты Лозовский.

“Ситилинк”ның Татарстанга һәм аерым алганда Казанга планнары зурдан. Республика башкаласында ачылган терминаль сәүдә челтәре соңгысы булмаячак: “Хәзер без актив рәвештә Казанда яңа объектлар карыйбыз. Туры килгән урын табу белән икенче кибетне ачачакбыз”, - дип бүлеште челтәрнең директоры. “Ситилинк” тулы форматта Казанда һәм Яр Чаллыда тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта республиканың башка шәһәрләрендәге базар торышы өйрәнелә. 100 меңнән 350 меңгә кадәр кеше булган җирләрдә челтәр, терминаль сату үзәкләрен кечерәк мәйданда ача. Әмма бу кешеләрнең сайлау мөмкинлегенә берничек тә йогынты ясамый: заказ бирелгән һәр әйбер биш көн эчендә, нәкъ онлайн-ритейлер сайтында күрсәтелгән бәя буенча сатып алучының кулында булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100