Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Отышлы ипотека чоры беттеме?

Россиядә ипотека ставкаларының төшүе тәмам. Ипотека базарындагы төп “уенчылар” торак займнарына ставканы акрынлап күтәрә башлады. Ипотека күпмегә арткан, әлеге процесс күпме дәвам итәчәк һәм нинди нәтиҗә бирәчәк. Бу хакта безнең язмада. 

news_top_970_100
Отышлы ипотека чоры беттеме?

Арзан кредитлар сезоны төгәлләнә

Татарстан Милли Банкы: ипотека базары өчтән бер тапкырга арткан

Белгеч: кредит ставкалары арту халыкка йогынты ясаячак

Ипотеканы азрак ала башлаячаклар

Сбербанк: Татарстанда ипотека 0,8 процентка кыйммәтләнгән

“Открытие” банкы: ставкаларны арттырачакбыз, ләкин ихтыяҗ кимүен көтмибез

“Ак Барс” банк: ставкалар тагын да артачак

Кыска вакытлы отышлы ипотека сезоны: бу ничек булды

Арзан кредитлар сезоны төгәлләнеп килә

2019 елның гыйнвары күңелсез икътисади яңалыклардан башланды – илдәге иң зур банкларның берсе, ВТБ ипотека ставкаларын 0,6 процентка күтәрде. Аның артыннан башка кредит оешмалары да иярде. 

2019 ел илдәге арзан кредитлар чорының ахыры булырмы? Хәзерге вакытта республика һәм федераль банкларда ипотека буенча вазгыять ничек һәм бу хакта белгечләр нәрсә уйлый?

Татарстан Милли банкы: республикада ипотека базары өчтән бер тапкырга арткан

Татарстан Милли банкы мәгълүматлары буенча, 2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында республика халкына 48,8 мең ипотека кредиты бирелгән. Аларның гомуми суммасы – 83,9 миллиард сум.

“2017 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда күләм буенча үсеш 31,4% яки 11,6 мең данәне тәшкил иткән. Суммада – 48,9% яки 27,6 миллиард”, - дип аңлаттылар республиканың финанс регуляторы матбугат хезмәтендә.

Белгеч: кредит ставкалары арту халыкка тәэсир итәчәк

Хәзерге вакытта ставкалар арту аларның якын арада 10-12% дәрәҗәгә кадәр үсүенә китерәчәк. Төп сәбәп – Үзәк Банкның акча-кредит сәясәтенең кырыслануы, дип саный “Альпари” мәгълүмати-аналитика директоры урынбасары Наталья Мильчакова.

“Шулай итеп, төрле төрдәге ипотека кредитлары буенча процент ставкасы хәзер 9-10 процентны тәшкил итә. Һәм 10-12 % кадәр артырга мөмкин”, - диде белгеч.

Аның сүзләренчә, банкларда ставка күтәрелүгә Үзәк Банкның төп ставкалары 7,75%ка арту сәбәп булган.

“Декабрь аендагы артулар әле соңгысы булмас. Бигрәк тә 2018 елгы инфляция барлык рәсми фаразларны да арттырып, 4,3 процентка кадәр күтәрелде. Кредитлар буенча процент ставкалары, шул исәптән ипотека да алга таба да үсәчәк. Кредит ставкалары арту бизнеска да, халыкка да тәэсир итәчәк”, - диде Наталья Мильчакова.

ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, 57% халыкның банк кредитлары буенча бурычы бар, дип өстәде ул. Матбугат чараларында китерелгән бәяләмәләр буенча, Россиядәге һәр икенче олы кешенең ким дигәндә ике кредит оешмасына, шул исәптән МФО һәм коммерция банкларына кредит буенча бурычлары бар.

“Халыкның бик нык кредитлы булуын исәпкә алганда, кредит ставкалары арту бар кешегә дә тәэсир итәчәк. Ә ипотека буенча ставкалар арту иң элек урта катламга йогынты ясаячак. Яшь гаиләлр өчен каралган, дәүләт ярдәме булган ипотека программасы белән нәрсә булачагы әле билгеле түгел. Мөгаен, льгота проценты шулай ук артыр, ләкин коммерция ипотекасы ставкаларына караганда акрынрак темплар белән үсәр”, - диде белгеч.

Ипотеканы азрак ала башлаячаклар

Мильчакова хәзерге вакытта ставкалар артуның илнең ипотека базарына тәэсире ихтималын да әйтте. Аның сүзләренчә, узган елның рекордлы күрсәткечләре уңышлы гына барлыкка килгән берничә фактор белән бәйле. Алар арасында – ставкаларның кимүе, дәүләт катнашындагы ипотека программаларының саны арту, квадрат метрга бәя төшү һәм заемщикларга банк таләпләре либерализациясе.

“Димәк, бүген ипотеканы бюджетниклар, студент гаиләләр һәм торак алырга мөмкинлеге булган һәр кеше алырга мөмкин. Тик ипотека кредиты арту акрынаерга мөмкин”, - дип саный әңгәмәдәш.

“ДОМ.РФ” агентлыгы бәяләмәсе нигезендә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә ипотека кредиты базары 20-30 процентка артып, 3 трлн сум булырга мөмкин, дип билгеләде. Ләкин торак займнарының кыйммәтләнүе базарны сизелерлек “суыта” һәм 2019 ел нәтиҗәләре шактый тыйнак булырга мөмкин.

“2019 елда процент ставкасының артуы ипотека буенча процентның үсүенә китерергә мөмкин. Һәм базар үсеше темпларын елына 15-20 процентка акраныйтуы ихтимал”, - дип йомгаклады “Альпари” мәгълүмати-аналитика үзәге директоры урынбасары Наталья Мильчакова.

Сбербанк: Татарстанда ипотека 0,8 процентка артты

Россиянең икенче бер эре банкы Сбербанкның матбугат хезмәте вәкилләре сүзләренчә, әлеге оешма да ипотека ставкаларын арттырудан читтә калмаган. Гыйнвардан торак өчен займ уртача 0,8 процентка арткан (Татарстан буенча).

Яңа бәяләр түбәндәгечә. Әзер торак Сбербанк аша хезмәт хакы алучылар елына 11,% булачак. Ә башкалар өчен 11,4%. Шул ук вакытта кредит оешмасында кайбер ташламаларны да атадылар.

“Берничә дисконт бар: электрон теркәлү хокукын кулланганда минус 0,1%, яшь гаиләләр өчен минус 0,5% һәм ДомКлик (торак сайлау буенча Сбербанктан цифрлы платформа – ТИ искәрмәсе) сайтында урнаштырылган белдерүләр аша сатып алганда минус 0,3%”, - диделәр Сбербанкның “Банк Татарстан” бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Төзелүче торакка ипотека арзанрак булачак. Сбербанкның хезмәт хакы клиентларына – 10,6% , ә калганнарга 10,9%. Шулай ук дисконтлар монда да бар – электрон теркәү хокукын кулланганда ставканы 0,1 процентка киметәчәкләр. Төзүчеләр белән бергә 12 елга субсидия программасында катнашучы клиентлар 1,5% процент ташламага ия булачак. Нәкъ шундый 7 еллык программада катнашучыларга 2% ташлама ясаячаклар.

Элек гамәлдә булган түбән процентлар белән ипотека теркәп өлгергәннәр өчен әлегә ставкалар үзгәрми, дип аңлаттылар кредит оешмасында.

“Кредитларны инде алган клиентлар өчен ставка үзгәрми”, – дип йомгакладылар Сбербанкта.

“Открытие” банкы: ставкаларны күтәрәчәкбез, ләкин ихтыяҗның кимүен көтмибез

Россиядәге тагын бер эре банк – “Открытие” шулай ук торак кредитлары кыйммәтләнү турындагы мәгълүматны раслады. Бу хәлне Үзәк Банкның сәясәте кырыслану һәм башка икътисади факторлар белән бәйләделәр.

22 гыйнвардан 0,3 процентка арту булды. Хәзер банкның клиент-партнерлары өчен яңа йортлар, икенчел торак һәм ана капиталы программасы өчен өчен яңа ставка 9,75% булачак. Банкның төп партнерлары өчен “Новостройка” һәм “Квартира” программалары буенча ставка елына 9,6%, “Аппартаменты” программасы буенча күрсткеч 9,9 процентка кадәр җитәчәк.

Шулай ук беренче взнос күләме дә артачак. Хәзер ул торак бәясенең 20 процентыннан башланачак.

“Бу декабрь аенда Россия Үзәк Банкының төп ставканы арттыру һәм шулай ук башка микроэкономик факторлар белән бәйле”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Татарстандагы “Открытие” банкы идарәчесе Дамир Габделхаков.

Хәзерге вакытта ставкаларның артуы ипотека кредитлары кыйммәтләнү трендын үзгәртмәячәк. Һәм займ алучыларның ихтыяҗына сизелерлек йогынты ясамаячак.

“Моннан тыш, аерым банклар ипотека күрсәткечләренең өстәмә үсүенә дә ирешә ала. Бу партнер-төзүчеләр өчен махсус шартлар кертеп эшләнергә мөмкин”, - диде Татарстандагы “Открытие” банкы җитәкчесе.

Габделхаков сүзләренчә, Россия халкы өчен 12 процент дәрәҗәдәге ставка элеккечә психологик яктан мөһим чик булып тора. Шул дәрәҗәгә җиткәндә ипотекага ихтыяҗ кимергә мөмкин, диде белгеч.

“Ак Барс” Банк: ставкалар тагын да артачак

Ставкалар үсеше республиканың иң эре кредит оешмасы – “Ак Барс” Банкка да кагылмый калмаган. Төзелүче яки әзер торак сатып алу өчен база ставкасы 9,5 – 11 процент. Ә уртача ставка 9,9 процентка тигез.

“Ак Барс” Банк ипотекасы буенча база ставкасы 2018 елның ноябрендә 0,6 – 1 процентка артты”, - дип сөйләделәр “Ак Барс” Банкның матбугат хезмәтендә.

Ипотека кредитының беренчел базарының рәсми статистикасын карасак, гомумән алганда Татарстанда ставкалар 0,04 % ка үсеп 9,43 процентны тәшкил итә (ил буенча 9,52%).

“Кызганычка, 2018 елның декабре өчен рәсми мәгълүматлар юк әле. Ләкин, безнең бәяләмәләр буенча, ставкалар үсүен дәвам итә һәм әлеге үсеш 2018 елның ноябренә караганда шактый сизелерлек булачак”, - диделәр банка.

Оешма әлегә расланган ипотека килешүе шартларын үзгәртүне планлаштырмый. Ставканың билгеләнгән зурлыгы бар, диделәр “Ак Барс” Банк вәкилләре.

Отышлы ипотеканың кыска сезоны: ничек булды

Узган 2018 ел Россиянең ипотека базары өчен әһәмиятле булды. Экспертлар сүзләренчә, торак кредитларына мондый түбән ставкалар 2000 елларда ипотека барлыкка килгәннән бирле күзтелмәгән.

Бу нәрсә белән бәйле? Беренче чиратта Үзәк Банк сәясәте белән. Ул төп ставка дәрәҗәсен, халыкка кредит бирү өчен коммерция банкларының дәүләттән акча алу процентын билгели. 2018 елның март азагында 7,25 процентка төшеп, төп ставка халык өчен булган кредитларны да, шул исәптән ипотеканы да үз артыннан “ияртте”.

Ләкин арзан кредитлар бәйрәме озакка бармады. Инде сентябрь аенда Үзәк Банк аредит-акча сәясәтен кырысландыруга күчте. Һәм төп ставка күләмен 7,5% ка күтәрде. Бу тренд декабрьдә дә дәвам итте – күрсәткеч янәдән 0,25 процентка артып, 7,75% дәрәҗәсенә җитте.

Шуннан соң, челтәрдә ипотеканың һәм башка кредитларның кыйммәтләнүнең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр китте. Гыйнвар башында алар тормышка аша башлады – илдәге иң эре банкларның берсе ВТБ ипотека ставкасын 0,6%ка күтәрде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100