news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Отпускта чакта «Ак Барс» белән булган кызыклы, башка сыймый торган һәм моңсу хәлләр

«Ак Барс» хоккейчылары җәйге ялдан әйләнеп кайтты. Инде тиздән команда яңа сезонга әзерлекне башлап җибәрәчәк.

news_top
Отпускта чакта «Ак Барс» белән булган кызыклы, башка сыймый торган һәм моңсу хәлләр
Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

6 август көнне Әлмәт шәһәрендә казанлылар җирле «Нефтяник» белән беренче контроль матч уздырачак.

Җәй буе «Ак Барс» тирәсендә бер яктан кызыклы, икенче яктан гаҗәп, хәтта моңсу хәлләр дә булып узды. Әйдәгез, аларны искә төшерик.

«Ак Барс» трансфер базарында иң тыйнак команда

Соңгы елларда, «Ак Барс» – трансфер базарында иң тыйнак эш итә торган клубларның берсе» дип әйтү – арттыру булмас. Җанатарлар да бу хәлгә инде ияләшеп беткән кебек. Әмма 2 сезон рәттән көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмауны исәпкә алганда, быелгы пассивлык, чыннан да, гаҗәпләндерә.

Бу җәйдә «Ак Барс»ка кушылган уенчылар
Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Бу җәйдә, гомумән, Континенталь хоккей лигасында чын зилзилә булды, дип әйтергә була. Берничә ел рәттән иң көчле уенчыларны туплаган «CКА» һәм «Авангард» хәзер шул ук уенчылардан баш тарта. «Локомотив» белән чемпион булган баш тренер Игорь Никитинның берничә ел элек үзе эштән куылган «ЦСКА»га кире кайтуы, ә Башкортстанның «Салават Юлаев»ы финанс авырлыклар аркасында төп уенчыларын сатуы – «Ак Барс»ка чыннан да фаворитка әйләнергә мөмкинлек бирде, ләкин трансфер базарына чыккан көчле уенчылар белән йә «Ак Барс» кызыксынмады, йә алар үзләре «Ак Барс»ны сайламады. Әлегә бу хәлнең нәрсәгә алып киләчәген әйтү авыр.

Дмитрий Яшкин хатыны Надия Салихҗанова белән аерылышты

Дмитрий Яшкин – бүгенге «Ак Барс»ның төп йолдызы. Чехия гражданины булган Дмитрийның татар кызына гашыйк булып, аның белән 12 ел буе тату һәм бәхетле тормыш итүе җанатарлар күңелендә аңа карата ихтирамны да, якынлык хисен дә тагын да көчәйтте.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Надия бу вакыйга турында күп сөйләмәскә тырышса да, үз социаль челтәрләрендә ул уртаклашкан кыска пост хәлнең катлаулылыгын ачык чагылдыра.

«Ни булганын сөйләмим. Әлегә әзер түгелмен. Кыскача әйткәндә, минем өчен бу җәй – җәй булмады. Хәзерге халәтем — тоташ стресс һәм... аптырау. Кайчандыр иң якын кешең ягыннан күрсәтелгән пычраклыкка аптырау. Ләкин үземне югалтмаска тырышам. Алга атлыйм, кешеләргә ышанычны югалтмаска тырышам, шул ук беркатлы, җиңел күңелле кеше булып калырга телим».

Әлеге хәлләрдән соң Яшкинның сезонга ничек керүе дә игътибар үзәгендә булачак.

Яшь «йолдызлар» калды

«Ак Барс» өчен бу җәйнең иң позитив вакыйгасы дип, яшь «йолдызлар»: Артем Галимов һәм Илья Сафоновның Казанда калуын атап буладыр. Узган сезонда алар икесе дә уенда гына түгел, ә команда өчен дә җаваплылык алырга әзер булуларын күрсәтте. Шуңа күрә киләсе сезонда да алар үзләренә багланган ышанычны аклар, лидерлар буларак, тагын да матуррак һәм көчлерәк уен күрсәтерләр, дип ышанырга нигез бар.

Фото: © ХК «Ак Барс» (Казань) – рәсми сайт, Ильяс Хаҗиев дизайны

6 августта «Нефтяник» белән узачак уен – яңа сезонга әзерлек этабының соңгысы түгел. 14 августта казанлылар үз бозында «Нефтехимик»ны кабул итәчәк, ә 19 августта Тольяттида «Лада» белән очрашачаклар. Яңа сезонга әзерлек «Нефтяник» командасы белән уен белән тәмамланмаячак. 14 августта казанлылар – үз бозында «Нефтехимик», ә 19 августта Тольяттида «Лада» белән очрашачак.

Ә сезон алды әзерлекнең соңгы атнасын «Ак Барс» Мәскәү һәм Санкт-Петербургта үткәрә. 22 августта Мәскәүдә «Динамо» белән уен, ә 25-26 август көннәрендә Н.Г. Пучков истәлегенә багышланган турнирда катнашу көтелә. Соңгы контроль уен 30 августта Түбән Камада «Нефтехимик»ка каршы уза.

КХЛның 2025/26 сезонын «Ак Барс» 6 сентябрьдә «Металлург Магнитогорск» хоккей командасына каршы уен белән башлап җибәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар