news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Отпускка киткәч авырый башламас өчен нишләргә?

news_top
Отпускка киткәч авырый башламас өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ"

Эксперт отпускыда авырый башламас өчен 5 киңәш бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сәгатьләр поясы алмашуга алдан әзерләнегез һәм көндәлек режимны көйләгез – бу төп киңәш. Көндәлек режимны кисәк үзгәртү иммунитетны көчсезләндерә, дип саный белгечләр.

Очыш вакытында иллюминатор янындарак урын сайлагыз, алар «иң чистасы», өстәлне, култыксаны, каешны антисептиклы дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз. Өслекләрнең күбесендә бактерияләр күп була.

Тагын 2 киңәш ашауга кагыла. Эчәклек инфекциясе эләктермәс өчен, бозлы сулар эчмәгез (алар пычрак судан ясалырга мөмкин), урамдагы фонтаннардан су эчмәгез.

Күп итеп пробиотиклар кулланыгыз – алар ашказаны белән проблемалар булдырмаска ярдәм итәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар