Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Отпускка киткәндә өйдә ниләр эшләргә онытмаска?

news_top_970_100
Отпускка киткәндә өйдә ниләр эшләргә онытмаска?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Отпускка киткән чакта өйнең иминлеген кайгыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр «МИР» каналында чыкты.

Беренче эш итеп, суларның краннарын ябыгыз. Бу су басуны булдырмас өчен кирәк.

Бөтен электр җиһазларын розеткалардан алыгыз, суыткыч кына калсын. Шулай иткәч, кыска ялганыш булмый, димәк, янгын куркынычын да киметәбез.

«Күпләр телефон зарядкасын розеткада калдыра. Ләкин аны алып калдыру хәерле. Ул үзе дә бозыла, көчәнеш сикергәндә янып та китәргә мөмкин», – ди белгечләр.

Отпускка киткәндә тәрәзә пәрдәләрен яхшылап ябыгыз – бүлмәләргә кояш нурлары кермәсен. Чөнки ультрашәмәхә нурлар диван тышлыгын, китаплар һәм башка әйберләрне бозарга мөмкин.

Тәрәзәне тыгызлап ябарга онытмагыз, яңгыр яуса, өйгә су кермәсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100