Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Отпетые мошенники» төркеменең солисты Вячеслав Зинуров вафат

Төркем «А у реки», «Люби меня, люби», «Девушки бывают разные» хитлары белән популярлык казанган иде.

news_top_970_100
«Отпетые мошенники» төркеменең солисты Вячеслав Зинуров вафат

«Отпетые мошенники» төркеменең элеккеге солисты Том Хаос (чын исеме — Вячеслав Зинуров) 50 яшендә вафат булган. Бу мәгълүматны 78.ru порталына мәрхүмнең концерт директоры Линар раслаган.

«Әйе, бу дөрес, Мәскәү өлкәсендә өендә үлде», — дигән ул.

Линар сүзләренчә, музыкантның туганнары үлем сәбәпләрен таратмауны сораган.

«Отпетые мошенники» төркеме 1996 елда төзелә. Анда Том Хаос, Сергей Аморалов һәм Гарик Богомазов була. Алар җиде пластинка чыгара. «А у реки», «Люби меня, люби», «Девушки бывают разные» хитлары белән таныш, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Былты Хаос финанс мәсьәләләре буенча килешмәү сәбәпле, төркемнән китә. Аның урынына Алексей Радченко килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100