Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Отличник, футболчы, компьютер уеннарын ярата торган егет анасын һәм сеңлесен үтергән

21 яшьлек студент җинаять кылганын хәтерләми.

news_top_970_100
Отличник, футболчы, компьютер уеннарын ярата торган егет анасын һәм сеңлесен үтергән
https://pixabay.com

Санкт-Петербург янындагы Бугры бистәсендә студент егет 48 яшьлек анасын һәм 3 яшьлек сеңлесен үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты фаҗига урыныннан видео күрсәтте. Фатирда төшерелгән кадрлардан аңлашылганча, әни кеше улын туктамакчы була. Бүлмәдә көрәш эзләре бар, диелә хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмә хатынның 21 яшьлек улы тоткарланган. Хатынга һәм аның нәни кызына пычак кадап үтергәннәр.

Егет Петербург вузларының берсендә укый. Аның туганнарын үтерү сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Әлеге вакыйга белән таныш чыганак сүзләренчә, сорау алганда егет берни дә хәтерләмәвен сөйли.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмә нәни кыз белән егетнең анасы бер, алар башка әтиләрдән туган. Тикшерү версиясе буенча, егет туганнарына берничә тапкыр пычак кадаган. Полицияне егетнең үги атасы чакырган.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре фатирда мәрхүмә хатынның беренче никахта туган улын тоткарлаган», диелә хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, үги ата кибеттә булган чакта, егет анасын һәм сеңлесен үтерә.

Владислав исемле бу егет отличник, вузның футбол командасы әгъзасы, компьютер уеннарын ярата, социаль челтәрләрдәге бер төркемдә хөрмәт ителә торган уенчы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100