Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Отчаянные домохозяйки" сериалы йолдызы баш мие яман шешеннән үлгән

"Отчаянные домохозяйки" сериалы йолдызы баш мие яман шешеннән үлгән

news_top_970_100
"Отчаянные домохозяйки" сериалы йолдызы баш мие яман шешеннән үлгән

АКШта "Отчаянные домохозяйки" сериалының йолдызы Валери Харпер баш мие яман шешеннән үлгән. Аңа 80 яшь булган.

Артистка бу авыру белән озак еллар авырган. 

Ун ел элек Валерига үпкә яман шеше дигән диагноз куела. Беркайчан да тартмаган артистка өчен бу гаҗәп була. 2013 елда аның баш миендә яман шеш табыла. Артистка 3 ай гомерең калган дип әйтәләр. 

Куркыныч фараз булуга карамастан, артистка яшәргә тырыша. Ул тагын алты ел яши һәм берничә фильмда төшә. Күптән түгел ул тагын бер химиятерапия үтә. Табиблар аның иренә хатынын хосписта калдырырга кушалар, әмма ире Тони Кацциотти баш тарта. 

"Минем кадерле, кайгыртучан хатыным. Мин аның белән 40 ел бергә яшәдем. Ул сәгать унда вафат булды. Аны беркайчан да онытмаслар. Тыныч йокла, минем Валери", - дип язган Тони. 

Валери Харпер 1939 елда Нью-Йоркта туган. 1970 елда "Рода" ситкомында уйнап таныла. 1986 елда "Валери" сериалында уйный башлый. Бер алдан соң ул бу сериалны төшерүчеләрне судка бирә - Валерига вәгъдә ителгән сумманы бирмиләр. Аны сериалдан куалар, әмма ул 1,5 миллион сум компенсация ота. Судтан соң шоуның рейтинглары түбән тәгәри һәм ул ябыла.

Валери Харпер беренче ире белән 14 ел яши. Икенче ире Тони белән никахы 40 ел дәвам итә. Аларның балалары булмый, алар тәрбиягә кыз алып үстерәләр. Ул да артистка - Кристина Кацциотти.

"Отчаянные домохозяйки" сериалы иң күп табыш китергән сериалларның берсе. Ул АВС каналында 2004-2012 елларда күрсәтелә. Россиядә аны СТС, "Домашний" каналлары күрсәтә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100