Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Остеопатның сизгер куллары нинди чирләрне дәвалый?

news_top_970_100
Остеопатның сизгер куллары нинди чирләрне дәвалый?
Ралинә Сәлимова

Мең дә бер чирне дәвалаучы табиб дигәндә, күз алдына остеопат килеп баса. Балачактан бирле аларның иң тоемлы куллары, могҗизага тиң дәвалау ысуллары турында ишеткәнем бар. Остеопатта дәваланучылар төрле чирләрдән арынуларын сөйли, дистә ел бала алып кайта алмыйча интеккән хатыннар балага узарга сәләтле була, гомер буе сызлаган арка башка борчымый, гәүдәнең барлык кәкре җирләре нәкъ остеопаттан соң турая.

Татар тотып карамый ышанмас. Бу хәлләрнең хаклыгына инану өчен, остеопатка «приемга» барып карарга булдым. Ни рәвешле эшли икән алар?

Остеопатның исеме – Салават Вәлиев. Аның белән без иртәнге 8дә клиникасы янында урамда күрештек.

Салаваттан: «Урамда үтеп баручының кайсы җирендә нинди проблема бар икәнен күз белән карап әйтеп бирә аласызмы?» – дип сорадым. Ул исе дә китмичә, һәр узучының диагнозын әйтә башлады. «Әнә, кызыл итәкле апаның бер аягы икенчесенә караганда кыскарак кебек тоелды. Ул оча сөягендә проблемалар барлыгы турында сөйли. Әнә бу егетнең аяк табаны яссы. Шуңа аның гәүдә тотышы да дөрес түгел», – ди.

Аннары без кабинетка үттек. Бүлмә уртасында кушетка тора. Иң элек остеопат кул бармакларын идәнгә тидерергә кушты. Ул арканың ни рәвешле бөгелгәнен тикшерде. Гәүдә һәм арка тотышы дөресме, я түгелме икәнен ачыклады.

«Кайсы җиргә зарланасың?» – дип сорады. Мин исә сул як җилкәгә, муенга күрсәттем. Салават брекетлар кигәннне күреп, биткә, казналыкка остеопат дәвалавы кирәк булуын әйтте. Чөнки брекетлар тешләрне селкетеп, мускулларның катуына китерә икән. Тик мин арка белән бәйле булган проблеманы мөһимрәк дип таптым.

Аннары кушеткага аркага ятарга әйтте. Остеопат берничә нокталарга басым ясады. Аякларны селкетеп карады, аяк табанын карады, аннары башымны куллары белән 10 минут буе тотып торды, ике кулы белән диафрагмага баскалады.

Соңыннан организмдагы проблемаларны әйтеп бирде. Тәмам бөтен балачакны искә төшерде, дисәк дә була.

«Сул аягыңны үкчәдә йөргәндә тарттыргансың», «балачакта аркаңа егылдыңмы әллә?», «син көн саен диярлек стресс кичерәсең, диафраграммаң бик нык кысылган», – ди. Һәм аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Стресс кичергән аркасында диафрагма кысыла да, күкрәк читлеген бөгелергә, кысылырга мәҗбүр итә икән. Шул рәвешле эчке органнар зыян күрә.

«Прием» остеопатта 1 сәгать барды. Шуның 45 минуты ул – дәвалау этабы. Анда ул тәннең билгеле бер нокталарына, муенның йомшак тукымаларына басып, уңга-сулга бора. «Сындырмаса ярар иде!» – дип теләп яттым. Нәкъ менә остеопатта: «Муеныңны борам мин синең!» – дигән сүзләр аеруча актуаль.

Приемның бәясе – 5 мең сум. Балалар өчен 3500 сум. Салават сүзләренчә, кешене 3-5 сеанс ярдәмендә дәвалап була. Мин бу сүзләрнең хак булуына ышандым, чөнки беренче сеанстан соң ук үзеңне башка төрле хис итәсең. Алдан мускулның активлыгын тоймаган җирне кинәт тоя башлыйсың, тәндә көч барлыкка килә, кәеф күтәрелә, йокылар кача.

Аннары Салават белән әңгәмә корып алдык.

Гади сүзләр белән әйткәндә, нәрсә ул остеопатия?

Остеопатка баш, буыннар яки умыртка баганасында авыртулар, сызланулар, көчсезлек, депрессив халәт, хроник авырулар булган очракта мөрәҗәгать итәләр. Остеопатия ярдәмендә әлеге симптомнар агымын җиңеләйтеп була.

Остеопатка яңа туган балаларны еш алып киләләр. Беренче айларда бала дөрес үсеш алсын өчен җәрәхәтләрне кисәтергә кирәк. Шулай ук өлкәнрәк балалар үсешенең тоткарлануы, сколиозлар, гиперактивлык белән дә китерәләр.

Остеопатия – организмга комплекслы якын килү. Без сизгер куллар ярдәмендә авыруның сәбәбен ачыклый, структураларның дөрес хәрәкәтчәнлеген торгыза алабыз. Организмның тормыш сыйфаты яхшыра.

Мәсәлән, пневмониядән соң үпкә авырлаша, җепселләр барлыкка килә һәм шуның аркасында үпкә өлкәсендә һәм аның тирәсендә тукымаларның метаболизмы бозыла һәм бу – алга таба сулыш алуның, ашказаны эшкәртүенең, йөрәк эшенең бозылуына китерә.

Остеопат нинди белем һәм күнекмәләргә ия?

Остеопат анатомияне яхшы белә һәм, үзенең сизгер куллары белән, теге яки бу проблеманың сәбәбен ачыклый һәм патологик йогынтыны бетерә.

Остеопатиянең берничә төре бар:

  1. баш сөяге һәм каты ми кабыгы белән эшләү;
  2. структуралы – ул буыннар, умыртка һәм мускул-бәйләнеш аппараты белән эшләү. Йомшак техника буларак остеопат трастлар (хрустлар) кулланырга мөмкин, трастлар куркынычсыз һәм бернинди зыян китерми.
  3. висцераль (эчке органнар белән эшләү).

Остеопатиядә кулланыла торган методикалар күпкырлы һәм пациентлар белән 1 генә сенас эшләп булмый. Организмда бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Умыртка баганасын гына төзәтеп, орган яки баш сөяге проблемасын бетермәсәк, проблема кире кайтачак. Шуңа күрә бу бәйләнешләрне аңлау һәм пациент проблемасын дөрес чишә белү мөһим.

Остеопатка мөрәҗәгать итү буенча күрсәтмәләр?

Остеопатия һәркемгә кирәк. Абсолют сәламәт булган кеше җир йөзендә юк. Макро-микроэлементлар җитмәү, туклану бозылу, җәрәхәтләр, стресс, интоксикацияләр булганда, организм энергияне сарыф итә, һәм организмда авыртулар барлыкка килә.

Остеопатияне дәвалауның өстенлекләре шунда ки, ул экологик яктан чиста, даруларсыз дәвам итә. Остеопат сезгә күп дигәндә дөрес тукланырга, витаминнар курсын эчәргә һәм аерым сайланган күнегүләр ясарга тәкъдим итә.

Шулай ук, остеопатиягә каршы күрсәтмәләрне дә әйтеп узарга кирәк.

  1. Бу барлык авыруларның кискен чорлары.
  2. Онкология авырулары (ремиссиядә онкологта остеопатка кабул итү мөмкинме-юкмы икәнен ачыкларга кирәк).
  3. Кан авырулары.
  4. Йогышлы авырулар.
  5. Баш мие кан әйләнеше кискен бозылганда.
  6. Яңа кичергән операцияләр.
  7. Бала табу. Бала тапканнан соң 40-60 көннән соң гына остеопатка килергә киңәш ителә.

Ничә остеопатия сессиясе үткәрергә кирәк?

Һәр кеше өчен сеанслар саны индивидуаль, кемгәдер 1 сеанс аның проблемасын хәл итү өчен җитәрлек булачак, кайбер авыр очракларда остеопатта озак вакыт күзәтелергә тиеш. Проблеманы чишү өчен уртача 3-4 сессия җитә.

Мин үз пациентларыма дәваланудан соң остеопатка елына 2-4 тапкыр барырга киңәш итәм, чөнки яңа авыртулар формалашуга китерә торган факторлар бар.

Кайбер кешеләр остеопатия «шарлатанлык» дип уйлый.

Яхшы белгечкә эләккәч, кешеләрнең авыртулары бетә, тормыш сыйфаты яхшыра, һәм алар остеопатиягә ышана башлый. Мин укыганда, безнең төркемдә бик күп табиблар бар иде. Аларда, остеопатия дарулар кебек барыбер ярдәм итми, дигән ышанулар булды. Тик нибары 2 семинардан соң, ягъни остеопатик дәвалауны үзләрендә сынап караганнан соң, без биргән күнекмәләрне кулланганнан соң, алар нәтиҗә күрделәр һәм үз фикерләрен үзгәрттеләр. Әлбәттә, остеопатлар һәрнәрсәдә ярдәм итә алмый, һәм, кирәк булганда, без башка табиблар белән бергә эшлибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100