Остеопат кабул иткәндә үлгән бер яшьлек сабыйда нинди чир булганлыгы ачыкланган
Казанда остеопат бүлмәсендә үлгән 1 яшьлек сабыйда генетик авыру булган, ул кайвакыт сулыш алудан туктап торгалаган.
Бу – Гоше авыруы. Мондый диагнозлы балалар күкрәкне авырдан имә, кычкырганда тавышы каты чыкмый, көзән җыера, кылый күзле булырга мөмкиннәр, йоту рефлексы бозылган була, арка һәм баш мие белән проблемалар булырга мөмкин. Тагын бугаз спазмы куркынычы бар, шуңа күрә ата-аналар һәрвакыт сулыш алырга ярдәм итә торган капчык йөртә.
Малай остеопат Бәйрәмова массажыннан соң үлде. Баланың башын аякларына таба тартканда, ул зәңгәрләнеп киткән һәм аңын югалткан. Аңына китергәч, сеанс дәвам иткән, ләкин сабыйның хәле тагын начарланган. Бәйрәмова «ашыгыч ярдәм» чакырудан баш тарткан, «ашыгыч ярдәм»гә баланың әтисе шалтыраткан. Баланы сәгать ярым терелтергә тырышып караганнар. Коткара алмаганнар. Бәйрәмовадан сорау алдылар һәм аны әлегә иреккә җибәрделәр.
Остеопат Бәйрәмова үз курсларына кешеләр дә җыя торган булган. Социаль челтәрдә ул, әлеге хәлләрдән соң, бу эшен вакытлыча туктатуы турында язган, соңрак бу мәгълүматны бетергәннәр.
«Маш иптәш» каналында язылган шушы мәгълүмат күпләрне үз фикерләрен язып калдырырга этәргән:
«Әйбәт ясаган массажны»;
«Кем гаепле соң инде?»;
«Мондый чир белән остепатларга йөрергә буламы инде?»;
«Шарлатаннар теләсә нинди авырудан дәвалый»;
«Бәйрәмованың танышлары бар, күрәсең. Әле ярый бала исерек булмаган»;
«Мондый диагноз була торып, остепат нигә тотынган? Ата-ананың башы бармы? Табиб барысын да белергә тиеш. Яхшы остепат, булыша алмаса, кайтарып җибәрә. Ә кайберәүләр һәр очракта акча эшли»;
«Хастаханә, дәваханәләрдә андый белгечләр юк. Алдакчылар», – дигән фикерләре белән уртаклашучылар бар.