news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өстенә мангал аударган 3 яшьлек малай һәлак булган

news_top

Красноярск краенда 3 яшьлек малай өстенә мангал аугач үлгән. Тикшерү комитеты бала үлеме буенча тикшерү уздыра, дип яза 19 RUS сайты.

Сухая Балка авылындагы шәхси йорт ишегалдында 3 яшьлек баланың мәетен 18 июль кичендә табалар. Фаҗига урынына тикшерүчеләр килә.

Тикшерү версиясе буенча, малай әби-бабасында кунакта була, ә кичкә аның алырга әти-әнисе килә. Бер мизгелдә бала мангалны үзенә таба тарта, һәм мангал терәүләреннән ычкынып китә. Ул баланың өстенә килеп төшә, башы һәм тәне имгәнгән бала урында ук җан бирә.

Тикшерүчеләр бу хәлнең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен фаҗига урынын карый һәм башка тикшерү чаралары уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар