Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә өстенә җир убылып төшкән эшче коточкыч үлем белән үлгән

news_top_970_100
Күрше төбәктә өстенә җир убылып төшкән эшче коточкыч үлем белән үлгән
Салават Камалетдинов

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе 63 яшьлек ир-ат һәлак булган очракны тикшереп бетергән. Эшче коточкыч үлем белән үлгән, дип яза «Башинформ».

Эретеп ябыштыручы булып эшләүче ир-ат Ишембай «Межрайкоммунводоканал» цехының суүткәргечләрен төзәткәндә гадәттән тыш хәл була.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 августта Комаров урамында салкын су торбасы ага башлый. Бирегә эшчеләр бригадасы килә. Үткәргечне төзәтер өчен, ике метр тирәнлектә траншея казыйлар. Мәрхүм ир-ат шунда төшеп эшли башлый. Шул чакта грунт убылып төшә, ир-ат туфрак астында кала. Аның бик күп кабыргалары сынып бетә. Ир-атны Ишембай хастаханәсенә илтәләр, 9 августта ул үлә.

Бәхетсезлек очрагы эшләрне тиешенчә оештырмау сәбәпле килеп чыкканы ачыкланган. Тупланган материаллар тикшерү органнарына тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100