Португалиядә 100 килограммлы хатыны өстенә егылганнан соң, ир-ат һәлак булган. Бу хакта Daily Star басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Бу хәл Порту янында була. Авырлыгы 100 килограммнан артык булган хатын-кыз караваттан торганда абынып китә һәм идәндә яткан ире өстенә егыла.
«Ул идәндә яткан ире янына барыр өчен караваттан торганда ялгыш егылган», – дип аңлатканнар полициядә.
Хатын-кыз карават һәм стена арасында кысылган, ә ябык кына ире аның астында калган. Йортта яшәүче башка кешеләр бу парның кычкырганын ишетә һәм полиция чакырта.
Хатын-кызны 5 кеше күтәргән, әмма коткаручылар килгән вакытта, зыян күргән ир-ат аңын югалткан була инде. Табиблар аны терелтергә тырышып карый, тик ул вафат була.