Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өстемә утырып, шешә белән кыйнады». Энесе чыгып киткәч, абый кеше киленне имгәткән

news_top_970_100

Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә яшәүче ир-ат абыйсының хатынын кыйнаган. Ул абыйсы поликлиникага киткәч, киленгә һөҗүм иткән. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

49 яшьлек Сергей хатыны Наталья һәм абыйсы Евгений белән ике бүлмәле фатирда яши. Фатир аларга абыйсы белән икесенә мирас булып калган, аерым фатирлар ала алмаганнар. Евгений хәмер белән мавыга башлый, финанс проблемалары да, шәхси борчулары да була.

Җинаять булган көнне ул тагын кайдадыр салып йөри, өйгә иртәнге өчтә кайта, тавышлана, Сергей белән Натальяны уята. Иртәнге 7ләр тирәсендә Евгений тынычланган кебек була, Сергей аны йоклады дип уйлый һәм поликлиникага китә.

Евгений Натальяга ташлана. «Мин тыныч кына бүлмәдә утыра идем, кисәк кенә Евгений ишекне ачты, кулында табуретка иде, шуны миңа ыргытты», – ди Наталья.

Аннары Евгений киленне пыяла шешә белән кыйный. «Ул мине идәнгә екты. Корсагыма егылдым, ул өстемә утырды, мине шешә белән кыйнады. Аңымны югалткан кебек булдым. Каршы тормадым, бер сүз әйтмәдем. Ыңгыраштым гына», – ди Наталья.

Абый чыгып киткәч, килен телефонын табып, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Аның сул күзенең аскы стенкасы сынган, сетчаткасына зыян килгән, борыны сынган, баш мие селкенгән. Хатынны хастаханәгә салганнар.

Башта җинаять эше ачылган. Тик аннары, туганнар килешү сәбәпле, эшне япканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100