news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Остаз ярдәме, музейга бушлай йөрү һәм «Хезмәт ветераны» - Укытучыларга яңа гарантияләр

news_top
Остаз ярдәме, музейга бушлай йөрү һәм «Хезмәт ветераны» - Укытучыларга яңа гарантияләр
Фото: © «Татар-информ»

Россия Президенты Владимир Путин укытучылар өчен яңа гарантияләр каралган боерыкны имзалады..

Яңа гына эшкә урнашкан педагогларга кимендә бер ел дәвамында остаз (наставник) ярдәме гарантияләнәчәк. Моннан тыш, аларның һөнәри мәсьәләләр һәм хезмәт хокуклары буенча бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге була.

25 елдан артык эш стажы булган педагогларга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк. Эшләүче укытучылар дәүләтнең электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалана һәм музейларга бушай (айга бер тапкыр) йөри алачак.

Боерыкта, шулай ук, укытучы һөнәренең аерым статусы һәм җәмгыять өчен мөһимлеге дә билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар