Остаз мөгаллимә: «Мин – бик бәхетле укытучы,чөнки минем укучыларым үземне узып киттеләр»
2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остаз елы. «Интертат» гомерен балалар укытуга багышлаган Гөлия ханым белән таныштыра.
«Мин – бик бәхетле укытучы, чөнки минем укучыларым үземне узып киттеләр», – дияргә ярата иде минем әтием. Мин дә бу сүзләрне горурланып кабатлыйм. Әтием Нургаяз Касыйм улы Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1963 елны Чистай районы Дүртөйле авылына рус теле һәм әдәбиятын укытырга кайта. Ул 42 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирде, шуның 17 елы – мәктәп директоры вазифасында. Гаиләдә 6 алты бала үстек, өчебез әти-әни юлын сайлап, язмышыбызны мәктәп, балалар тәрбияләү белән бәйләде», – дип таныштырды балаларда 30 елдан артык татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләп, күңелләренә белем орлыклары салган Гөлия Нургаяз кызы Закирова әтисе сызган эздән баруын дәлилләп.
Хезмәт юлын Гөлия ханым үзе дә Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, туган авылы Дүртөйле мәктәбендә башлый. Ул елларда әтисе мәктәп директоры, әнисе интернатта тәрбияче, Ильяс абыйсы тарих укыта. Олы апасы Гөлсинә – Чистай районы Татар Бүресе авылында химия-биология укытучысы. Районда бер гаиләдән чыккан 5 педагогка карап, «Гайсиннар мәктәбе» бит бу, дип сокланып карыйлар ул елларда. Ә хәзер, санап карасаң, әлеге гаиләнең педагогик хезмәт стажы 160 елга җыелган!
Ә әти-әнисе ягыннан нәсел җепләренә кагылсак, искитмәле. Анда гомер юлларын мөгаллимлеккә багышлаган 40тан артык укытучы бар, аларның хезмәт еллары 800 елдан артып киткән. Инде җентекләп төзелгән шәҗәрәгә күз салсак, кемнәр генә юк бу мөгалимнәр арасында: хөкүмәт бүләкләренә лаек булган мәктәп укытучыларыннан башлап, фән кандидатлары да, профессорлар, галимнәр, фән эшлеклеләре, кафедра мөдирләре, китап-программа авторлары...
...Туган авылыннан соң, үзе әйткәндәй, өйдә һәм мәктәптә ныклы тәҗрибә туплап, хезмәт юлын Гөлия Нургаяз кызы Чистайның 3нче гимназиясендә дәвам итә. Югары квалификация категориясенә ия булган мөгаллимә, 2000 елдан башлап, уку эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. «Хезмәтемне яраттым. Мәктәп тормышы тылсымлы бит ул, үзенә тартып тора. Дәресләр, имтиханнар, олимпиадалар, төрле кичәләргә әзерләнү, әдәбият-сәнгать әһелләре белән оештырылган очрашулар, алардан алган тәэсирләр, уңышларга сөенү, кимчелекләр булса ничек тә тизрәк төзәтергә тырышу, мәктәпне тәмамлап киткән укучыларың белән аралашып тору – болар бар да күңелне үсендереп, эшкә дәрт-дәрман өстәп тора», – ди «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган мөгаллимә. Шунысын да әйтик, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, ул 2014 елда Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсы җиңүчесе дә була әле. Ә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасын аңа күпьеллык фидакяр хезмәте уңаеннан 2020 елда тапшыралар.
Коллегалары Н.Гыймадиева, З.Шәйхетдинова белән берлектә «Диктантлар һәм изложениеләр» җыентыгы бастырып чыгаралар. Аннан үзе «Эш кәгазьләре үрнәкләре»» дип аталган программа эшләп бастыра.
– Уйлап куям да, дөрестән дә, укытучының бәхете укучыларының аның эшен дәвам итеп, әлеге кыйблага тугры калып, риясыз хезмәте белән балалар күңеленә кереп, тормышта үз юлын дөрес табуда бит! – дип дәвам итә Республикакүләм конкурсларда җиңүләр яулаган әңгәмәдәшем.
– Бүгенге көндә кайсы гына төбәктә эшләми бездә белем алган укучылар. Аралашып торабыз. Бәйрәмнәр белән котлыйлар. Менә Рузиләбез Ринат кызы Фәтхетдинова «Укытучы-остаз» гранты конкурсында җиңүе белән сөендерде, Россия халыкларының туган телләрен укытуның иң яхшы педагогик практикалары Бөтенроссия конкурсы призеры, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашырудагы республика конкурсы гранты җиңүчесе. Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган «Безнең иң яхшы укытучы» дип исемләнгән грант иясе дә. Ул Чистай каласының 3нче гимназиясендә эшли. Гөлнара Шәүкәт кызы Фәсхетдинова Казан дәүләт университетының Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлады. Казан мәктәпләрендә, 2006 елдан 1нче лицеенда укыта, «Ел укытучысы» бәйгесе призеры. Ландыш Әхмәтҗанова, Гөлсирә Баһаветдинова, Алсинә Мөсәвирова, Илһам Хафизов, Тәнзилә Хафизова, Гөлүсә Гатина, Дамирә Галимова, Ләйсән Садриева, Наилә Исламова – әлеге һәм башка укучыларыбыз өчен дә бик шатмын. Алар бүгенге болганчык заманда ана телебезнең байлыгын, куәтен, кодрәтен яшь буын күңеленә җиткерә, сеңдерә ала торган шәхесләр булып җитешеп киләләр.
Монда фәлсәфәче Аристотель сүзләре искә төшә: яшәү мәгънәсе – башкаларга хезмәт итүдә һәм яхшылык эшләүдә. Мөгаллимнәрнең девизы кебек бу сүзләр. Гөлия ханым да башкарган хезмәте, дәвамчылары турында сөйләгәндә аның күзләрендә нур уйный.
«Укытучым! Өмет һәм мәхәббәт салдыгыз Сез безнең йөрәккә. Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез зур ышаныч безгә, терәк тә!» – дип котлау открыткаларына язылган җанга якын җылы сүзләр Гөлия ханымдагы кебек кайсы гына укытучының архивында я булмаса күңел түрендә сакланмый икән.
«Үземә белем биргән барлык мөгалимнәргә чын күңелемнән чиксез рәхмәтлемен. Укучыларымның да укучылары, һичшиксез, мәгърифәт, мәгариф кырында илгә лаеклы алмаш тәрбияләүдә үз өлешләрен кертерләр, мин моңа ышанам...» – ди итагатьле мөгаллимә.
«Ил карты да сиңа башын иеп, Мөгаллим, дип, зурлап эндәшә. Яшьләр синнән матур үрнәк алып, күркәмлектә сиңа тиңләшә», – дип язган мөхтәрәм шагыйрь Госман Садә сүзләре күңелгә килә.
Әйе, укытучы һәр яклап үрнәк ул, дибез. Эше белән дә, тормыш рәвеше дә һәркемнең күз алдында. Гөлия ханымның ире Сәгыйт белән гаилә тормышы бик матур була. Бәхетле гаиләдә 1 ул, 1 кыз үсә. Уллары Булат инде, әбиләре әйткәндәй, үзе дөнья көтә. Хатыны Алия белән Зифа исемле кызлары үсеп килә. Кызлары Зөһрә дә югары белем алып, тормышта үз юлын тапкан. «Балаларның уңышларына әтиләре бик сөенер иде», – ди бераз моңсуланып Гөлия ханым. Әйе, тормыш сынауларсыз гына бармый шул. Ире вафатыннан соң, балаларны сыңар канат белән олы тормышка озату, билгеле, аңа җиңел булмагандыр. Бүгенге көндә ул балалары, оныгы шатлык-сөенечләренә, уңышларына куанып яши. Әллә ничә төрле шөгыле бар, гарәп графикасын өйрәнергә дә җай тапкан, район, республика мәгариф, матбугат яңалыклары белән дә кызыксынып тора, үзе дә язмалар әзерли. Алга таба да тормыш ямен, тәмен тоеп яшәргә язсын, дигән теләктә калыйк.