Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өстәмә мобилизация буламы, призывникларны Украинага җибәрәчәкләрме – Генштаб җавабы

news_top_970_100
Өстәмә мобилизация буламы, призывникларны Украинага җибәрәчәкләрме – Генштаб җавабы

Россия хәрби көчләре Генераль штабы начальнигы Владимир Цимлянский хәрби хезмәткә кагылышлы брифингта мобилизация турында сорауга ачыклык кертте.

Брифингның кыскача эчтәлеге:

Язгы «призыв»та хәрби хезмәткә 147 мең кеше чакырылган. Хәрби хезмәткә иң күп чакырылучылар – Бурятия, Башкортстан, Чечня, Байкал аръягы, Архангельск, Белгород, Брянск, Омск, Сверловскидан һәм Мәскәүдән булган.

Көзге призыв 1 октябрьдә башлана. Хәрби пунктлардан частьләргә 16 октябрьдән китә башлаячаклар. Хезмәт итү срогы – 12 ай. Барлык призывниклар да Россия территориясендә хезмәт итәчәк. Яңа төбәкләр – Донецк, Луганск, Херсон, Запорожьега һәм махсус операция үтәүгә җибәрелмәячәкләр.

Призывникларның өчтән бере уку бүлекләренә җибәрелеп, 5 айдан яңа хәрби белгечлек алачак һәм частьларга җибәреләчәк.

17 октябрьдән, призывникларга бәйле сорауларга җавап бирү максатыннан, кайнар телефон линиясе эшли башлый. Номерлары: 8 (495) 498 96 96, 8 (495) 498 96 97, 8 (495) 498 96 98.

«Призывниклар барысы да, хезмәт итеп бетерелгәч, өйләренә кайтарылачак. Аерым билгеләп үтәм – Генераль штабта өстәмә мобилизация чаралары үткәрү буенча бернинди планнар да юк. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр, махсус операциягә барырга теләгән иреклеләр куелган бурычларны үтәргә җитәрлек. Моннан тыш соңгы арада хәрби хезмәткә үз теләге белән килергә теләүчеләр артты. Моны вакытында тормышка ашыру өчен, Оборона министрлыгы кабул итү пунктларын киңәйтте, кандидатлар белән эшләү өчен инструкторлар саны арттырылды», – диде Цимлянский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100