Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оста табиблар барлыгына инандым»: авариядә исән калып, аякка баскан фельдшер язмышы

news_top_970_100
«Оста табиблар барлыгына инандым»: авариядә исән калып, аякка баскан фельдшер язмышы
Фото: «Челнинские известия»

«2,5 ел дәвамында мин «ашыгыч ярдәм» бригадасында фельдшер булып эшләдем, – ди Илдар. – Хәзер – оператив бүлектә, башкача әйткәндә, «ашыгыч ярдәм» диспетчерында, һәм бу вазифалар миңа элек таныш түгел иде. Мин «вызов»ларны кабул итәм, миннән ярдәм турында һәр сигналны рәсмиләштерүдә төгәллек таләп ителә. Һәм һәрвакыт кешене коткару өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен алдан ук уйлыйм».

Аның сәламәтлеге – аерым тема. Аңа инвалидлык биргәннәр, ерак араларга аңа таякка таянып йөрергә туры килә, һава торышы начар булганда бөтен тәне сызлый.

Аның икенче тапкыр тууы узган елның февралендә коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң була: Вахитов һәм Сөембикә проспектлары чатында чакыруга килгән «ашыгыч ярдәм» машинасы җиңел автомобиль белән бәрелешә. Махсус техника бордюрга, светофорга һәм металл киртәгә бәрелә, аннары ян якка ава. Өчесе дә: ике табиб һәм машина йөртүчесе дә имгәнә.

Барысыннан да бигрәк Илдар Заһидуллин нык зыян күргән: ул ватылган тәрәзәдән чыгып оча, аны «ашыгыч ярдәм» машинасы таптый. Ике көн ул күпсанлы сынулар һәм баш җәрәхәте белән БСМП реанимациясендә үткәрә, аннары аны авыр хәлдә реанимобильдә РКБга озаталар, анда берничә операция ясыйлар. Аннары ул бүгенге көнгә кадәр, инде ел ярымнан артык, тернәкләндерү курсы үтә. Илдар исән кала: башта ул инвалид коляскасында йөри, аннары яңадан йөрергә өйрәнә. Иң авыр чор өйдә була, хатыны Лилия аңа һәрьяклап ярдәм итә. Ул медик түгел, ләкин иренең газапларын җиңеләйтү өчен, күп кенә кирәкле эшләрне үзләштергән. Аның беренче ярдәмчесе 8нче сыйныфта укучы улы була.

«Сәламәтлек белән шундый зур проблемаларга юлыккач, депрессия дә булды, – ди Илдар. – Ярдәм иткән, борчылган һәркемгә зур рәхмәт. Бәлагә эләккәч, искиткеч оста табиблар барлыгына инандым».

Мондый юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинада йөрергә курку барлыкка килергә тиеш кебек. Ләкин Илдар мондый хәлне беренче вакытта гына кичерүен әйтте. Хәзер ул күнеккән. Дачага йөри. Анда табигатьтә саф һава сулый. Әлегә хатынына бакча эшләре белән тулысынча ярдәм итә алмаячагына борчыла. Шуңа күрә тизрәк терелеп, хыялын тормышка ашырырга тели – үз йортын төзеп бетерү өчен, дәвалаучы табибларның барлык күрсәтмәләрен үти.

Сүз уңаеннан, коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән икенче фельдшер кыз, операциядән соң аягына баскач, «ашыгыч ярдәм»дә эшләмәскә карар кылган. Ул шәхси клиникага урнаша, кияүгә чыга.

«Ашыгыч ярдәм» йөртүчесе РФ Җинаять кодексының «Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» турында 264нче маддәсе буенча гаепле дип табылган. Аңа билгеле бер йөкләмәләр йөкләп, 1 елга иреген чикләү билгеләнә. Ул эштән китә. Ә җиңел автомобиль йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

«Челнинские известия»дан

Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100