«Особенности национальной охоты» фильмында генерал ролен уйнаган актерның мәетен Монголиядә тапканнар
«Особенности национальной охоты» фильмында генерал ролен уйнаган актерның мәетен Монголиядә тапканнар
3 апрельдә Россиянең халык артисты Алексей Булдаков вафат булды. 68 яшьлек актер Монголиянең башкаласы
«Алексей Иванович Булдаков вафат. Төгәлрәк мәгълүмат бирә алмыйбыз. Ул гастрольдә иде, аның тромбы өзелгән», — дип сөйләгән ТАСС агентлыгының Кинематографистлар союзының Кино актерлары гильдиясендәге чыганагы.
Алексей Булдаковның һәм аның гаиләсенең дустын Татьяна Руднева ТАСС агентлыгына мәрхүмнең ничек үлгәнен сөйләгән. Булдаков
Мәрхүм белән хушлашу 7 апрельдә Мәскәүдә була.
Алексей Булдаков 1951 елның 26 мартында Алтай өлкәсенең Макаровка авылында туган. Соңрак Казахстанның Павлодар шәһәренә күченгән. 1969 елда Антон Чехов исемендәге Павлодар драма театры каршындагы театраль студияне тәмамлаган.
1969 — 1981 елларда Павлодар, Томск, Караганда, Рязань театрларында уйнаган. 1993 елда Мәскәүгә күченгән. Горький исемендәге МХТда уйнаган. 1982 елдан башлап кинода төшә. «Семен Дежнев» (1983), «Вот моя деревня…» (1985), «Единожды солгав» (1987), «Хлеб — имя существительное» (1988), «Белые одежды» (1992) фильмнары буенча таныш. «Особенности национальной охоты» (1995) фильмында генерал Иволгин роле белән зур популярлык казанды.
Алексей Булдаков «Операция «С Новым годом!» (1996), «Особенности национальной рыбалки» (1997), «Особенности национальной охоты в зимний период» (2000), «Особенности национальной политики» (2003) фильмнарында төшкән.
Лариса Долинаның «Погода в доме» клибы чыкканнан соң, Булдаковны чыннан да Долинаның ире дип уйлаучылар бик күп булган.
РЕН ТВ каналы Алексей Булдаковны Монголиягә турист буларак килгән, дип хәбәр итте.