news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Оскар» бирергә» – Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев заманча «Титаник» төшергән

news_top
«Оскар» бирергә» – Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев заманча «Титаник» төшергән
Фото социаль челтәрдән

«Әгәр «Титаник» киносын безнең вакытта төшерсәләр...» – дип язган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев, кызыклы видео куеп. 

Видеода күренгәнчә, Рөстәм суга «бата», ә хатыны, бик кайгырган кыяфәттә, аны коткарырга тырыша. Шул вакыт блогер телефонын да үзе белән ала, ә хатыны аны тартып ала да смс хәбәрләрен укыгандай итә, аннары ирен «батыра».

Бу видео блогерның язылучыларының кәефен шәп күтәргән. Алар блогерга һәм аның хатынына «Оскар» премиясен дә, «атказанган» исемен дә бирергә әзер.

«Бу актерларга «Оскар» бирегез», «Атказанган артистлар» исемен бирергә була», «Үтергән, димәк, яраткан», «Ике «Оскар» кирәк», «Көлеп үләм», – дип комментарий калдырган алар.

«Сюжет авторы кем?» – дип кызыксынучыларга: «Интернетта күрдек тә, без дә төшерергә булдык», – дип дөресен әйткән блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар