news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Осиново бистәсендә 4 яшьлек бала унынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган

news_top

Осиноводагы «Радужный» торак комплексында 4 яшьлек бала унынчы каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Фаҗига 15 июнь көнне көндезге сәгатьләрдә булган. ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, полициягә хәбәр 14:52 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, бала өлкәннәр күрмәгәндә москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.

Фаҗига урынына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Тикшерү башланган, аны шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Күзәтчелек ведомствосы ата-аналарны балаларны караучысыз калдырмаска чакыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар