Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ошамый икән - карамасыннар, нервларны сакларга кирәк!" Татар блогерлары үзләрен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирә

Телевидение алып баручысы Лилия Кадырова татар блогерларын - Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин һәм Булат Бравоны тәнкыйтьләгән иде. Ул аларның блогларын кызык түгел, идеяләре башкаларныкыннан күчереп алудан тора дип атады. Популяр татар блогерлары бу тәнкыйтькә ничек карыйлар? "Интертат" башка шәхесләрнең дә татар блогерларына карата фикерләрен ачыклады.

news_top_970_100
"Ошамый икән - карамасыннар, нервларны сакларга кирәк!" Татар блогерлары үзләрен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирә

Лилия Кадырованың татар блогерлары хакында фикерләрен сылтамадан укырга мөмкин.

Илназ Габидуллин: “Ошамый икән, карама, нервларны сакларга кирәк!”

Илназ Габидуллин (kizik_mizik) белән элемтәгә кердек. Ул: “Лилия Кадырова дигән исемне күргәч, барысы да аңлашыла инде”, - дип башлады сүзен. Баксаң, аларның арасында низаг булган икән. Лилия элегрәк “вайннар”, ягъни кыска видеороликлар төшергән булган. Илназ башта үзенең “битенә” әлеге видеоларны куйган. Соңыннан, Лилиянең юмор хисе ошамый башлагач, куймаячагын әйткән. 

“Лилия берзаман минем контентымның кызык булмавы турында яза башлады, - ди Илназ. - Бәлки, шушы низаг сәбәп булгандыр. Әле күптән түгел генә очрашкан идек, һаман да ачу саклыйдыр дип уйламаган идем. Әгәр дә ошамый икән, карамасын. Нервларны сакларга кирәк!” - диде Илназ.

Лилия “Илназ блогына кызык видеолар куймый” дип язган иде. Илназ исә: “Контент минеке, шуңа күрә нәрсә куясым килә, шуны куям. Минем хокукым бар”, - дип җавап кайтарды. Илназ блогының яшәячәгенә ышана. “Башлаганда, дәвамы булмаячак, кеше карамаячак дип фаразлаганнар иде. Аллага шөкер караучылар да, язылучылар да бар. Өч ел эшлибез инде”, - диде ул.

Ринат Галиәхмәтов: “Лилия, рәхмәт сиңа!”

“Кеше үзенең фикерен әйтә ала икән, бу бер дә начар түгел. Мин үземне блогер дип саныйм, чөнки мин үземнең тормышымны төшерәм. Ә калган егетләр блогерлар түгел!” - ди "Татар-малай" булып танылган Ринат Галиәхмәтов.

Лилия Ринатның авылларга барып арба төшерүен ошатмавын әйткән иде. “Гади авыл халкының көнкүрешен төшерәм. Минем контентны караучыларга кызык дип уйлыйм. Без 25-34 яшьтәге аудиториягә эшлибез”, - дип белдердеtatar-malay”.

Ринат Лилияне мактаудан башка сүз әйтә алмады. “Без бер-беребезне беләбез, исәнләшәбез. Бүген татар телен үзләштерәм: китаплар укыйм, татарча музыка тыңлыйм. Киләчәктә матур итеп татарча сөйләшергә теләр идем. Бу типтагы интервьюлар күбрәк булсын иде. Безгә үсәргә ярдәм итәсез! Рәхмәт!”, - диде ул.

Булат Браво белән элемтәгә кереп булмады. Без Лилия Кадырованың фикерләрен аның администраторына җиткердек. Тик алардан бернинди дә хәбәр килмәде. Үзебез тагын бер шалтыраткач, Булатның администраторы: "Мин аңа әйттем. Ул җавап бирмәде", - диде

Татарда блогерлар бармы?

Лилия Кадырова фикеренчә, татарда блогерлар юк. Бу безне уйланырга мәҗбүр итте. Татарда блогерлар бармы? Алар барлыкка китергән контент кызыкмы? Без татар дөньясында билгеле шәхесләрнең бәя бирүләрен сорадык.

“Әгәр дә кызык таба алмыйлар икән, димәк караучы - ахмак”

Журналист Римзил Вәлиев сүзләренчә, Ринат Галиәхмәтовны һәм Илназ Габидуллинны блогер дип атап булмый. “Алар блогерлыкның бер тармагы гына. Аларның контентлары юмор белән генә бәйле”, - ди ул. 

Ул әлеге типтагы контентның аз булуын әйтте. “Татар телендә эшләүче блогерлар булсын иде. Ә Ринат һәм Илназ тудырган контентлар турында шуны әйтә алам: әгәр дә караучыга кызык түгел икән, димәк, ахмак булу сәбәпле, көлә торган җирен таба алмыйлардыр”, - диде Римзил Вәлиев.

Сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов исә, гомумән, әлеге контентларны күзәтеп бармый икән. “Мине халык юморы кызыксындырмый”, - ди ул. Аларны блогер дип атарга ярыймы соң дип сорагач, ул: “Ринат үзенең аудиториясен тота бит, шуңа күрә блогер дип әйтергә буладыр”, - дип җавап кайтарды.

Айсылу Лерон: “Эте дә, бете дә блог ача”

“Блогерның билгеле бер вәзгыятькә үз фикере, үз мөнәсәбәте булырга тиеш дип уйлыйм. Блогер үзенең сүзен әйткәч, блогын күзәтеп баручылар үзләренең фикерләрен белдерәләр дә, фикер алышу барлыкка килә. Бәхәсләрнең темалары актуаль булырга тиеш. Барлыкка килгән дискуссия ахырында билгеле бер нәтиҗә дә чыгарылырга тиеш ”, - дип сөйләде алып баручы Айсылу Лерон.

Аның фикеренчә, хәзер эте дә, бете дә блог ача. “Минемчә, Ринатка чын блогер булыр өчен җитдилек җитмидер. Блогер җитдилек белән эш итәргә тиеш”, - ди ул.

“Дөньясы ничек – блогы да шундый”

Ринат Галиәхмәтовның (tatar_malay) бүген 98,6 мең язылучысы бар. Аз дип әйтеп булмый, әйеме? Димәк, ул халыкка кызык. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмыйдыр. Әйтик, мәсәлән, җырчы да бит тамашачыларның барысына да ошап бетми, тик җырлавыннан туктамый. Марат Кәбиров шушы фикердә.

“Миңа тимиләр, шуңа күрә эшләсеннәр. Минемчә, эшләгән эштән гаеп табу, аны тәнкыйтьләү җиңел. Алар бит тик утырмый! Хәтта рус юморын тәрҗемә итүләре дә әйбәт. Блогларына карагач, менә нәрсә әйтеп була: дөньясы ничек – блогы да шундый инде аның”, - дип белдерде язучы.

Җырчы Айсылу Габдинова исә үзгә фикердә. Ул татарларның рус яисә чит ил блогерларыннан идея урлашмыйча эшләүләрен тели. “Татар телен пропагандалау юнәлешендә эшләүләре начар түгел. Башка аккаунтлардан гына алмасыннар иде. Аларга уңышлар, яңа идеяләр телим!”, - диде ул.

Миңназыйм Сәфәров: “Блогерларны күрмәс өчен дөм сукыр булырга кирәк”

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та үзенең фикерен белдерде: “Татар блогерлары бар,билгеле.Аларны күрмәс өчен дөм сукыр булырга кирәк.Сез әйткән егетләрнең битләренә кергәләп чыгам. Вазифам шундый – журналист. Кемнең нәрсә күрәсе килә бит.Мин аларны татарча фикер йөрткәннәре, уйлаганнары өчен хөрмәт итәм. Ә "Интертатка" шулай тавыш чыгару, яшьләрнең кытыгына тию файдалы”, - ди ул.

“Миңназыйм абый, алар күрсәткән юмор Сезгә кызыкмы?”, - дип сорагач, ул: “Урыслар ничек ди әле? Чем бы дитя не тешилось,лишь бы не плакало. Аннары кызыклык бит һәркемнең үзенә бәйле. Төрлесе була”, - диде.

Айваз Садыров: ““Блоггинг” традицион мәгълүмат чараларын бетереп килә”

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров фикеренчә, “блоггинк” күренеше халыкның фикерен формалаштыручы рупор буларак беренче урында. “Социаль челтәрләр гаммәви массакүләм чараларын бетереп киләләр. Татар блогерларына киңәш бирә алучы зат дип санамыйм үземне. Бары тик теләгемне генә белдерә алам: Интернет белән бәйле контентның үсеп килүче буынга карата тәэсир ясавын аңлап эш алып барылсын иде”, - ди Айваз.

Әйтелгән фикерләрдән чыгып, шуны искәртергә була. Яңа әйбер уйлап табу җиңел түгел, ләкин шулай да тырышлыкны арттырып, татар “блоггингы” өлкәсен ныгытырга буладыр. Кем әйтмешли, орлыгын утырткач, җимешләре дә күренер. 

Ә бездә блогер булырга теләүчеләр бар. Нәтиҗәсе уңышлы булсын дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100