Осетия: Бодров һәлак булган Кармадон тарлавыгы, Осетия татарлары, куркыныч, матур таулар
Казаннан Төньяк Осетия-Алания Республикасына самолетта 3 сәгать очып барып җитеп була. Осетия ул – искитмәле биек таулар, могҗизалы табигать һәм рәхәтлек ала торган урын. Тагын бер серне ачыйм: Осетиянең матур табигате нәкъ Швейцариядәге кебек икән! Ышандырып әйтәм: болай булгач, чит илгә дә барасы юк.
Авыз ачып Осетия табигатен карап бардык: «Бу – искиткеч матур!»
«Кавказ якларында төрле тау халыклары яши, биюләрен генә кара: бөркет кебек канатларын кагынып, очып-очып, сикереп торалар, бөтенләй башка менталитет!» – дип уйлый идем мин. Әмма бу стереотип булган икән. Дөресен әйтим, Осетиягә барып та чыгасым түгел иде. Кая инде, яп-яшь татар кызына бер белмәгән халык яшәгән җиргә аяк басу... Кит, урлап качарлар тагын!
Төньяк Осетия-Алания Республикасына без Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкярләре» халык мәдәниятен саклау һәм үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендә бардык. Без диюем – Казан федераль университетының Татар халык хоры коллективы һәм оешма коллективы. Мәңгегә истә калырлык сәяхәт хорчы солистыбыз Булат Җәүһәров ярдәменнән башка була да алмас иде. Шуңа күрә, барлык сәяхәтчеләр исеменнән рәхмәтләребез!
Осетиянең табигатен күргәч, авыздан бер сүз генә чыкты: искиткеч матур! Автобуста, авыз ачып, тирә-яктагы тауларны карап бардык. Алар шулкадәр биек, түбәсе галәмгә җитәр төсле. Осетия таулары Азнакайдагы Чатыр таудан 10 тапкырга зуррак! Ә шул биек таулардан, шаулап, ашкына-ашкына, салкын су агып төшә. Монысы – Терек, Ардон, Фиагдон, Гизельдон елгалары булыр. Кызык, күп кенә елгаларның атамасы «дон»га тәмамлана. Осетия теленнән «дон» сүзе «су» дип тәрҗемә ителә.
Дөньяның кайсы ноктасында гына булсаң да, үзеңнекен эзли башлыйсың бит. Төрки атамалар шундук күзгә чагылды: Терек (төрки атама), Гизель-дон... Гизель – «кызыл» сүзеннән. Имеш, кайчандыр Гизель авылы янында аланнар (борынгы осетиннар) Аксак Тимер белән сугышкан, ди. Сугыш шулкадәр каты булган, елга буйлап гаскәрләрнең каны аккан, су кызыл төскә кергән. Шуннан, елганы Кызыл – Гизель дип атаганнар.
Төньяк Осетиянең башкаласы – Владикавказ шәһәрендә отельгә урнаштык. Шуннан Осетиянең таулары, тарлавыклары буйлап сәяхәтебез башланды.
Кармадон тарлавыгында Сергей Бодров истәлегенә мемориал: «В чем сила, брат...»
Төньяк Осетия-Аланиянең таулары, шарлавыклары, тарлавыклары (ущелья), кайнар чыганаклары бар, маршрутны да бик күп төрле урыннар буйлап төзеп була. Безнең вакыт санаулы гына иде, шуңа күрә үзебез булган урыннар турында сөйлим.
Экскурсияне Марта ханым үткәрде. Шуңа күрә ул сөйләгәннәрдән чыгып, күңелдә истә калган мәгълүматны язам. Владикавказ – Алагир трассасыннан юлга кузгалдык. Гизель авылын үтеп, без Кармадон (икенче төрле әйткәндә – Геналдон) тарлавыгына юл тоттык.
Марта ханым Гизель авылында 7-8 мең кеше яшәвен әйтте. Әлбәттә, авыл халкы Владикавказга барып эшләгән (Совет заманында шәһәрдә күп завод-фабрикалар, металлургия заводлары булган). Фабрикалар хәтта 3 сменада эшләгән, шул сәбәпле, троллейбуслар да авылга кадәр йөрергә тиеш булган. Ләкин хыял чынга ашып бетмәгән: Советлар Союзы таркалган, һәм бик күп заводлар эшчәнлеген туктаткан... Экскурсовод Татарстандагы завод-фабрикаларның торышы белән кызыксынды. Чагыштырып карагач, «афәрин!» дип, безгә басып кул чапты.
Шулай итеп, сәяхәтебезнең беренче ноктасы – Колка бозлыгы төшкән урынга тукталдык. Биредә актер, кинорежиссер Сергей Бодров һәм аның командасы истәлегенә мемориал ясап куйганнар. Граффитида Сергей Бодров сурәте һәм «Мы поняли в чем сила, брат. Сила – в единстве» дигән язу бар. 90нчы елларда популяр булган Сергей Бодровны әле дә хәтерлиләр: туристлар шушы урынга бик күп итеп чәчәкләр, уенчыклар, сулар тезеп куйганнар. Гаҗәп, без килгән көнне фаҗигагә төгәл 20 ел булган иде.
Сергей Бодров һәлак булган вакыйганы искә алып: «Беркемне таба алмадылар»
Марта ханым фаҗига булган көнне искә алды:
– Тормыш ул – шундый: моңсу, күңелле, шатлыклы вакыйгалардан тора. 2002 елның 20 сентябрендә кичке 20.00 сәгатьтә Колка бозлыгы 12 минут эчендә 33 чакрым аска ишелеп төшә. Боз, кар, таш астында 128 кеше кала. Алар арасында яшь продюсер, режиссер һәм актер Сергей Бодровның «Связной» фильмын төшерүдә катнашкан командасы да була. Кино төшерү көне тәмамлангач, алар кире кайтырга чыккан була... Бодров белән бергә Төньяк Осетиянең «Нарты» ат театры атлары да һәлак була.
Һәр үлем ул – фаҗига , кеше гомере бүгенге көндә бәяләп бетергесез. Сугыштагы югалтулар белән чагыштырганда 128 кеше – зур сан булмаска мөмкин. Ләкин Колка бозлыгының төшүе – Россиянең яңа тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе.
Кино төшергән җирдә – тарлавык урынында – Казбек тавы аерымачык күренеп торган. Шулай ук, бу якларда төрле оешмаларның, учреждениеләрнең туристик базасы да урнашкан булган. Җомга киче бит – базага ял итәргә кешеләр килгән. Әйтик, һөнәри техник училище базасында 77 кеше исән калган – бозлык аларга зыян китермәгән. Төньяк Осетия Дәүләт университеты базасында берничә дистә кеше ял иткән, аларның берсе дә исән калмаган. 128 кеше 10-12 минут дигәндә юк булган...
Икенче көнне Сергей Бодровның әтисе килеп җитте, – дип дәвам итте Марта ханым.
– Ул бу күренешкә 40 минут тын гына карап торды. «Монда берни дә эзләп булмый бит», – диде һәм Владикавказга алып кайтуларын сорады. Сергей Бодровның әнисе Валентина Бодрова да килгән иде. Эзләнү эшләре барганда ул мондагы тауларның матурлыгын күреп хәйран калды һәм үзе дә сизмәстән: «Юкка гына аны монда тартмаган икән. Әгәр улымны исән килеш таба алмасак, гомумән, аны табарга теләмим», – диде.
Кичекмәстән коткару эшләре башланды. Ә инде 2-3 көннән соң бу карлы-бозлы-ташлы ботка астында калучыларны табу мөмкин хәл түгел икәнлеге аңлашылды. Ләкин өмет бар иде! Шул исәптән, күрәзәчеләр дә өметләндерде: имеш, кайбер кешеләр тау эчендәге туннельгә кереп өлгергән дә, исән калганнар, эзләп тапканнарын көтеп утыралар... Ул туннельләр Совет заманында ясалган булган, алар шул «ботка» белән капланган иде. Туннельләрне ачтырыр өчен аларны табарга, туннельләрне борауларга кирәк иде. Берничә фрагмент кына таптылар...
Коткару эшләре шушы «ботка» өстендә башкарылды. Ул «ботка» кайбер урыннарда 250 метрга кадәр күтәрелгән иде. Белгечләр шулай язды. Ике коткару лагеры эшләде: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) һәм волонтерлар. Коткару операциясе 9 ай барды, аннары 1,5 ел волонтерлар эзләү эшен дәвам итте. Һәлак булганнарның туганнары, якыннары, битараф булмаганнар катнашты... Шулай да, исән кешеләрне таба алмадылар, – дип аңлатты Марта ханым.
Кармадон тарлавыгы: биек таулар, саф һава һәм төрле төстәге агачлар
20 ел узган, Колка бозлыгы да шул килеш тормаган – 10 ел буе эрегән. Безнең халык, үзегез беләсез, тик тормый: яңадан юл салган һәм менә инде тарлавыкка юл кергән. Чөнки бу якларда электән калган авыллар бар. Марта ханым сөйләвенчә, без бара торган юл бөтенләй ябык булган. Асфальт юлны салганга да әле 1 ел юк икән. Бу шул бозлык төшкәннән соң барлыкка килгән«ботка» өстенә салынган инде. Әле без автобус белән барганда да бер участокта юл ясап ята иделәр. Билгеле, тагын да эчкәрәк керергә, барырга була. Әмма ул юлдан үтә торган түгел: җиңел машина гына бара ала. Шунда асфальт та бетә. Шуңа игътибар иттем: тирә-якта таулы-ташлы җирдә агачлар үсеп утыра. Кая булдыра алган шунда әрсезләнеп шытып чыкканнар. Шуңа күрә таш өстендә гел яшеллек. Бозлыктан соң шытып чыккан алар, кәүсәләре дә бик нык нечкә, бөгелергә торалар. Биегрәк агачлар исә төрле-төрле төсләргә кергән: кызыл, сары, кызгылт, сарылы-яшелле-кызыллы... Осетиянең саф һавасын сулып, бу матурлыкка сокланып карап тордык.
Элек тарлавыкка бара торган юл бу кадәр үк иркен булмаган: Колка бозлыгы төшкәнче, юл тар булганлыктан, тауларны тишеп, туннельләр ясарга туры килгән. Ул туннельләр әле дә бар, аларны кызыл ленталар белән әйләндереп алганнар, чөнки туннельләрне караучы, чистартучы юк, юл да аның аркылы үтми. Күргәнегезчә, яңа юллар салынган. Эченә керсәң, исән калуыңа беркем дә гарантия бирми. Экскурсоводлар туннельгә керергә ярамавын катгый кисәтеп куя.
«Колка» бозлыгы вакыты-вакыты белән уянып ала – һәр 50-70 ел саен тынычсызланып ала, диләр. Марта ханым аңлатуынча, бозлык 1900 елда 12 чакрымга төшкән булган. Ул вакытта 2 мең баш терлек һәлак булган. Аннары 1969 елда 1,5 чакрымга төшкән. Анда бернинди дә афәт булмаган. Һәм чираттагысы, белгәнебезчә, 2002 елда булган.
«Кармадон (Геналдон) тарлавыгы Владикавказга якын урнашканга күрә, монда бик күп туристик базалар бар (тарлавыктан шактый ерак урнашканнары да бар). Ял көннәрендә, җәен эссе вакытта безнең халык шул базаларда ял итәргә ярата. Чөнки биредә һава температурасы гел түбән: таудан сап-салкын елга агып тора, яшеллек, саф һава, таулар... Таулар куркыныч булсалар да, алар безне һәрвакыт коткара», – дип, сер бирми экскурсовод. «Ничек инде таулар коткара алсын?» – дигән сорау туа. Бу сорауга тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле.
«Тауларга качып, үз телебезне, халкыбызны саклап калганбыз»
Язманың башында «Швейцариядәге кебек табигать бездә дә бар икән» дип кызыктырган идем. Киләсе нокта – нәкъ шул Россия Швейцариясе булган урын. Бер генә тапкыр булса да, һәркем бирегә килеп, мондагы искиткеч урынны күрергә тиеш, дип саныйм. Чынлап әйтәм: бер дә Швейцариядәге күренешләрдән ким түгел! Бер булсагыз, икенче, өченче тапкыр буласы килә башлый…
Куртатин тарлавыгы Фиагдон елгасы янында урнашкан. Гомумән, барлык тарлавыклар да тау территориясенең матурлыгы булып тора. Тау территорияләре диюем – елгалар, шарлавыклар, каньоннар, тарлавыклар... Алар күп түгел.
Куртатин тарлавыгыннан барганда, Марта ханым Төньяк Осетия Республикасы (Алания) турында кызыклы мәгълүмат сөйләде. Алания – Кавказ тауларының төньяк битләрендә 8 мең квадрат километр мәйданны били. Аларның яртысы диярлек – таулар. Шуның 20 процентын урманнар алган. Таулар 5 магистраль тарлавыкны биләп тора. Төлке, аю, шакал, урман мәчесе, рысь, болан, зубр һ.б. җенлнкләр бар. Осетия якларында да барс бар, ләкин Марта ханым аны Кавказ барсы (Переднеазиатский барс) дип атады. Кайчандыр барслар Кавказда булган, ләкин алар хәзер юкка чыккан.
Урал таулары – Россия территориясендә иң борынгы тау булса (аларга 600 миллион ел), Кавказ таулары – иң яшь тау (28 миллион ел). Шунысы кызык, Кавказ таулары үсә бара икән. Төньяк Осетия территориясендә иң биек түбәсе – Казбек тавы. Диңгез өсте биеклегеннән санаганда – 3333 метр. Казбек түбәсе буенча Россия һәм Грузия чиге уза. Кавказда иң биек тау – Эльбрус (диңгез өсте биеклегеннән санаганда – 5642 метр).
Моннан бик күп еллар элек Кавказ территориясендә Тетис океаны булган. 300 миллион ел элек 2 титаник тау сырты «бәрелгән», һәм Кавказ таулары сырты барлыкка килгән.
XIV гасырда осетиннар тауларда төрле һөҗүмнәрдән качып калган. «Шуңа күрә дә без үз телебезне, халкыбызны саклап кала алганбыз, таулар безгә ярдәм иткән», – дип серне ачты Марта ханым. Осетиннар таулы якларга качып калган булса, тигез җирләрдә Кабарда кенәзләре басып алган.
Осетия территориясендә бакыр, цинк, көмеш һәм күп санлы минераль чыганаклар табылган. Хәзер инде барлык шахталар да ябык, табыш юк, ди.
«Без – Кавказның төньяк сөзәклегендәге бердәнбер православ республика. Бездә яшәүчеләрнең 60 проценты – православ, 15-20 проценты-мөселманнар. Халык саны буенча: осетиннар – 70 процент, калганнары – руслар, әрмәннәр, татарлар һ.б. Төньяк Осетиядә иң озын елга – Терек елгасы (622 чакрым), аның температурасы – 4-5 градус җылы», – дип сөйләде экскурсовод.
Дзивгис ныгытмасы
Дзивгис – Куртатин тарлавыгында урнашкан бер авыл. Аның янында ташлы тау эчендә Дзивгис ныгытмасы урнашкан. Ныгытманың кайчан барлыкка килгәнен беркем дә төгәл белми. Бу урын белән бик күп риваятьләр, мифлар бәйле. Ныгытма территориясендә XIII гасырда яшәгән сугышчыларның калдыклары табылганлыгы билгеле. Ныгытма Кариухох тавында – диварлары кыя ташларыннан төзелгән.
Ныгытма эченә керер өчен, ташларга басып, текә сукмактан менәргә кирәк. Ныгытмага менгәч, мәгарә эчендәге кебек: салкынча һәм бераз тузанлы. Диварлардан тәрәзләр урынына ясалган тишекләр бар, нәкъ менә шул тишекләрдән искиткеч манзара ачыла: түбәсендә кар яткан биек тау, чирәм ашап йөргән сыерлар, таудан зәңгәрсу елга ага, җыйнак өйләр... Әйтәм бит, нәкъ Швейцария инде! Шушы манзараны күреп, аның чынбарлык икәненә ышана алмыйча, хозурланып тордык.
Тау башындагы борынгы төрбәләр
Ныгытмадан чыгып, җәяү атлагач, тауга менгәндәрәк, бертөсле төзелгән борынгы өйләр бар. Беренче карашка, «ничек матур!» дип шаккатасың. Аннары Марта ханым аңлатты, бу – төрбәләр икән.
Урта гасырда, холера эпидемиясе булганда, авыру кешеләр, туганнарына яки җирле халыкка йоктырмас өчен, үз теләкләре белән шундый төрбәләргә урнашкан. Төрбәнең ишеге юк, бары тик тәрәз кебек тишеге генә бар. Тәрәз төбенә көнгә 2 тапкыр авыруларга ашарга куеп киткәннәр. Әгәр тәрәз төбендә ризык калган икән, димәк, кеше үлгән.
Төрбәләрнең кечкенә «тәрәзләре»ннән карап була. Төрбә эчендә моннан 500-600 ел элек вафат булган кешеләрнең сөякләрен күрәсең (төрбә эчендә сөякләр бик күп). Хисләрне аңлатып бирү авыр. Реаль кешеләр булган бит инде алар да, үз омтылышлары, холык-фигыльләре булган... Бу каберлекләргә карап, дөньялык, гомумән, киң колачлы тарихыбыз битләреннән төрле-төрле вакыйгаларны күз алдына китерәсең... Кыскасы, төрбә эчендәге күренеш бөтен кеше өчен дә түгел.
Марта ханым әйтүенчә, төрбәләрне фиргавеннәр үзәне белән дә чагыштыручылар бар, чөнки бер төрбәдә 200гә кадәр кеше сөякләре булуы ачыкланган. Алар анда газаплы үлем белән үләргә тиеш булган.
Аланнарның монастыре һәм Кадаргаван тарлавыгы
Алга таба без юлыбызны дәвам итеп, Аланнарның ирләр монастыренә барып җиттек.
Монастырь 2002 елда нигезләнгән. Византия-гриогриан стилендә эшләнгән. Россиянең иң көньяк монастыре, дип аңлаттылар. Монастырь эченә керү мәҗбүри түгел, ләкин тирә-як территориясен карарга киңәш итәм. Моның өчен монастырь капкасыннан күренеп торган баскычтан менәргә кирәк. Баскыч биек, зур-зур адымнар белән атлап менәсе. Шуңа да халыкта «бу баскычтан менеп төшкән кешенең гөнаһлары кичерелә» дигән сүз бар. Ә инде баскычтан менеп җиткәч, тауларга искиткеч күренеш ачыла.
Кайтканда без Кадаргаван тарлавыгында тукталдык. Татарстан белән Төньяк Осетия-Алания арасында охшашлык шул: республика гербларында барс сурәтләнгән. Әйткәнемчә, бездә ул Ак барс, ә осетиннарда барсның башка токымы. «Бу җәнлекне бик хөрмәт итәләр, шуңа күрә Кадаргаван тарлавыгында көзгеләрдән эшләнгән леопард рәвешендәге арт-объект ясарга булганнар. Ул Терек елгасы өстендә кыяда эленеп торган таш өстендә тора.
Шунысы кызык: Терек елгасы ага торган Кадаргаван тарлавыгында бертуктаусыз салкын җил өреп тора (ә без бу вакыт тауда, фәлән метр йөзтүбән карап тордык). Кызлар аңлар: җилле булганда чәч гел тузып, эштән чыгып бетә. Җылы сентябрьдә әбиләр чуагы көнендә баруга карамастан, нәкъ менә елга янында зәмһәрир кыш айларындагы кебек суык җил исте. Курткалар кирәк булмады, дип кул селтәгән идек тә бит – тизрәк киеп куйдык.
«Әгәр дә сезгә таулар ошый икән, Осетиягә озаграк вакытка килергә кирәк», – дип киңәш итте Марта ханым.
Осетиннар турында: Әкрен кешеләр, катнаш никахлар һәм традицияләрнең юкка чыгу проблемасы
Икенче көнне без Аланиянең башкаласы – Владикавказ белән таныштык. Осетиннарга карап, шуны әйтеп була: алар бик әкрен кешеләр. Җыела алмыйлар. Тормыш ритмы шундый. Казанда яшәсәләрме алар... Бу якта җылы: кыш юк, ашык-пошык кышка әзерләнәсе дә юк. Мал тоту, печән чабу, утын әзерләү юк. Ел әйләнәсе ризык бар. Шуннан калган холыкларыдыр.
Биюләре буенча кызу канлы булырга тиешләр дә бит. «Тиз кирәк» дигәнне аңламыйлар. Бер генә мисал: аэропортка барганда, соңга калабыз дигәч тә, юл буп-буш югыйсә, автобус йөртүчесе тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан да арттырмады. Бию хәрәкәтләрендә генә кызу канлы кебек алар. Бәлки, бөтен энергияләрен биюгә чыгарып бетерәләрдер? Алай дисәң, бөтен осетиннар да биеми. Моны җитешсезлек дип кабул итәргә кирәкми. Һәр халыкның үз үзенчәлеге бар бит. Безнең өчен күзгә чалынганы әнә шул булды.
Ә инде Владикавказ буйлап экскурсияне Тимур әфәнде үткәрде. Тимур сөйләгәннәрдән истә калганны язам.
Осетия Россия Империясе составына кушылып, 10 ел үткәннән соң, 1784 елда Владикавказга нигез салына. Владикавказны инкыйлабка кадәрге елларда «отставкадагы офицерлар шәһәре» дип атап йөрткәннәр.
Осетин теле Һинд-Европа телләренең Һинд-Иран тармагындагы Иран төркеменең төньяк-көнчыгыш төркемчәсенә карый. Осетиннарның борынгы бабалары җебе: скифлар-сарматлар-аланнар-осетиннар. Бүгенге көндә осетин телен Германия һәм Франция институтларында борынгы тел буларак өйрәнәләр. Чөнки бу телдә безнең эрага кадәр күп гасыр элек сөйләшкәннәр. «Кавказда без – Иран (фарсы) телле бердәнбер халык», – ди Тимур.
Осетин телендә 2 диалектны аерып күрсәтәләр: дигор (Төньяк Осетиянең көнбатышында һәм Кабарда-Балкариядә таралган) һәм ирон (Төньяк Осетиянең калган территориясендә һәм Көньяк Осетиядә, Грузиядә, шулай ук Карачай-Черкесиядә).
Осетия белән Аланиянең аермасы нәрсәдә соң? Грузиннар осетиннарны «ос»лар дип атаган. Шуннан «осетин», «Осетия» дигән атама килеп чыккан. Бик күп гасырлар үзләренең ватанында – Аланиядә яшәгән осетиннар «аланнар» дип йөртелгән. Алар үзләренең килеп чыгышын болай аңлата: «ос» сүзе Грузия ягында яши башлаган аланнарга карата әйтелгән. Шуңа күрә осетиннар тамырларын онытмый, республикаларын Осетия дип тә, Алания дип тә әйтәләр.
Катнаш никах проблемасы осетиннарда да бар. «Грузин, ингуш, әрмән, руслар белән катнаш никахлар күп. Мәсәлән, минем апам – грузин кызы, туганнан туган абыйлар рус кызларына өйләнде», – дип сөйләп күрсәтте Тимур.
Кыз урлау гадәте осетиннарда да бар, бу традиция башка Кавказ төбәкләреннән килгән. Ләкин осетиннар бу гадәтне өнәп бетерми, Тимур әйтүенчә, «хөрмәт белән карамыйлар». «Элек осетин туйлары 2 көн бара иде. Хәзер исә барысы да 1 көндә уза, һәм, әкренләп, традицияләр дә юкка чыга бара. Мин авылларда булган урам туйларын хәтерлим, чатырлар кора иделәр. Традицион туйларның барлык нечкәлекләре әле дә күз алдында тора. Рестораннарда үтә торган туйларда традициянең эзе дә юк. Әмма ул авылларда бераз саклана әле», – ди экскурсовод.
Башкала буйлап сәяхәт: Владивказда беренче мәчетне татарлар төзегән
Экскурсия Осетин чиркәве территориясеннән башланды. Бу – осетиннар өчен истәлекле урын, чөнки чиркәү янында бик күп билгеле, танылган кешеләр җирләнгән. Мәсәлән, осетин әдәбиятына нигез салган шагыйрь, прозаик Коста Хетагуров. Безнең Тукай кебек. Ул халык шагыйре булган, халык аны зурлаган. Шуңа күрә Осетиядә барлык урамнар, югары уку йортлары, университетлар, парклар аның исемен йөртә. Осетин чиркәвен икенче төрле Изге Богородицаның Раштуа чиркәве дип әйтәләр. Һәм моннан Владикавказ шәһәренә искиткеч күренеш ачыла, чөнки чиркәү таулы урында урнашкан.
Чиркәүдән Терек елгасына таба төшкәч, Владикавказ ныгытмасы урнашкан урынны күрә алабыз. Терек елгасы буйлап Тынычлык проспектына таба барганда, уң якта күренекле режиссер Евгений Вахтанговның йорт-музее кала. Ул Мәскәүгә күченгәнче Владикавказда яшәгән. Бинада театр мәйданчыгы урнашкан, биредә Төньяк Осетия һәм Россия артистлары моноспектакльләр күрсәтә. Музейда Вахтанговлар гаиләсе тарихын белергә, режиссер куйган «Принцесса Турандот» спектакленең реквизитларын күрергә мөмкин.
Терек елгасы буйлап каршы якка күпер аша чыксаң, татарлар инициативасы белән төзелгән мәчетне күрергә мөмкин. Бу да үзенә күрә сокландыра: артта – таулар, шул таулардан Терек ага, уң якта – Мисыр мәчетләре стилендә эшләнгән мәчет. Үзебезнең татарлар төзеткән сөннәт мәчете!
Мәчетнең ташын татарлар салган. Император идарә иткән вакытта, татар полкы булган. Бер төркем татарлар, Владикавказ полкында булганнар. Намаз укырга урын кирәк булганлыктан, шәһәр җитәкчесенә мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп, татарларга Терек елгасының сул ярында җир бүлеп биргәннәр. Мәчетне 1900 елда төзи башлыйлар. Төзеп бетерергә акча җитмәгәч, татарлар, җирле ингушлар, мөселман халыклары бергәләп җыелып киңәшеп, азәрбайҗанлы бай, нефтьче сәүдәгәр Муртуза Мухтаровка мөрәҗәгать иткәннәр. Чөнки ул осетин кызы Елизавета Тугановага өйләнгән булган. Шулай итеп, акча мәсьәләсе хәл ителә: Владикавказдагы беренче мәчет 1908 елда төзелеп бетә.
Мәчет бүген дә эшли, аны җимермәгәннәр. Тимур серен болай аңлата: «Мәчетне Тынычлык проспектындагы барон Штейнгел сараен шартлаткан кебек, җимергән булырлар иде. Совет власте урнашып, илгә кызыллар килгәч, татарлар мәчетне шәһәрнең мәдәни мирасы статусына күчерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ул мәчет функциясен үтәмәгән, анда намазлар укылмаган. Бина музей, күргәзмә залы буларак файдаланылган. Шуңа күрә Россиядә бик күп тарихи биналар сакланып калган. Шул исәптән, чиркәүләр дә. Мәсәлән, Осетин чиркәвендә туган якны өйрәнү музее булган. Нишләтәсең, шундый идеология. Бездә әле шиитлар мәчете дә булган, анда хәзер планетарий эшли», – дип сөйләде Тимур.
Шәһәрнең тарихи үзәгендә төрле гасырларда төзелгән биналар сакланган, алар стиль ягыннан Санкт-Петербургны хәтерләтә. Терек елгасы буйлап бара торгач, Тынычлык проспектына да килеп җиттек. Биредә административ биналар да бар.
Игътибар иттек: урам бик киң, тарихи биналарны ниндидер кибетләргә бирмәгәннәр, анда музейлар эшли. Кәефне күтәргән тагын бер нәрсә – музыканың уйнап торуы. Ул без карап үскән төрле фильмнардан җырлар, классик музыка дисеңме – рәхәт мохит тудыра. Туристлар Владикавказны белеп бетермиме соң, алар бик аз иде. Урамнар да буш, безнең Бауман урамындагы кебек шаулап тормый. Трамвай шавы гына булса инде (транспорт бәясе – 13 сум). Владикавказда трамвай 1904 елда йөри башлаган.
Тынычлык проспектында администрация бинасы янында өрәңге агачы үсеп утыра. Тимур әйтүенчә, аны Советлар Союзының беренче хатын-кыз космонавты Валентина Терешкова утырткан.
Шунда ук Коста Хетагуров исемендәге шәһәр паркы бар. Ул Россиянең борынгы паркларының берсе дип санала. Ышанмаска мөмкин түгел, биредә Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Михаил Булгаков, Максим Горький йөргән!
Сәүдәгәр Богдан Оганов йорты, Россиядәге беренче кинотеатр һәм осетиннарның үкенече турында
Тынычлык проспектында йөргәндә, 1903 елда төзелгән, Владикавказ сәүдәгәре Богдан Огановның йортына игътибар итегез. Бу йортның интерьерлары 100 елдан артык үзгәрешсез сакланган. Бинаның эчендә – Европа зиннәте, түшәмнәр, искиткеч кәрнизләр. Бинаның тышкы бизәлеше дә эчке бизәлешеннән ким түгел. Хәзерге вакытта анда музей эшли. Шулай ук, Санкт-Петербургның Мариинский театрының баш дирижеры Валерий Гергиев сатып алган йорт та борынгы. Әле ремонт эшләре бара, бинада отель, театр мәйданчыгы, кафе булыр дип күзалланыла.
Шулай ук, проспектта Россиядәге иң борынгы кинотеатр бинасы да сакланган. Беренче кинотеатр Владикавказда 1906 елда ачылган булган (Мәскәүдә 1908 елда).
Тимур шәһәрдә бәяләр үсүенә зарланды. Нәкъ бездәге кебек. Бигрәк тә торакка, җир кишәрлегенә. Тауларда җир кишәрлегенә бәяләр 100 меңнән 500 меңгә кадәр менде, ди. Пандемиядән соң Осетиядән 25 меңләп кеше чит җиргә чыгып киткән. Әмма вакыт үтү белән, туган якларына әйләнеп кайталар икән. Күрше төбәкләрдән хиҗаб кигән мөслимәләр килә башлаган. «Алар – студентлар, укырга киләләр. Бездә иркенрәк бит, Европа менталитетына тартым. Ә аларда билгеле бер кысалар бар, үзегез аңлыйсыз», – ди Тимур.
Гомумән, Владикавказ терриориаль яктан уңай урында урнашкан. Телисең икән, Грузиягә чыгып керә аласың. Дагыстан ягына диңгезгә 300 чакрым. Кара диңгез якларына 600-700 чакрым барасы. Бик күп осетиннар таксида акча эшли (таксига бәяләр Казандагыдан 2 тапкырга арзан). Машиналарда каешны куркынычсызлык чараларын исәпкә алып түгел, ә ЮХИДИ хезмәткәре туктата калса гына эләктерәләр. Машиналарга килгәндә, нигездә, «Лада» машиналары йөри (алар бик күп монда). Ул машиналарны күреп, 2000 елларга эләккәндәй буласың. Шуннан чыгып, җирле халыкның бик үк бай яшәмәвен чамаларга була.
Республикада Советлар союзы вакытында 34 завод эшләгән. Шуңа күрә осетиннар гөрләп эшләп торган заводларның ябылуын әле дә авыр кабул итә.
Мария театры филиалында татар моңы яңгырады
Владикавказда татарча концертлар булган микән, белмим. Әмма без Осетиянең иң затлы залларының берсендә – Мариинский театрның филиалында КФУның Татар халык хоры коллективы белән концерт куйдык. Бина лютеран чиркәве буларак төзелгән. Ул – Владикавказның готик стилендәге бердәнбер бинасы. Кызыл кирпечтән төзелгән бина уклы тәрәзәләре, ак декоратив аркалары белән аерылып тора.
Чиркәү Владикавказның немец протестант җәмгыяте акчасына төзелгән, узган гасыр башында анда 600 кеше исәпләнгән. Бирегә Германия һәм Балтыйк буе илләре колонистлары, гарнизон офицерлары, чиновниклар килеп йөргән. 1930 елларда ул ябыла һәм кинозал, китапханә, түгәрәкләр өчен бүлмәләре булган клубка әверелә. 10 елдан соң бинага Төньяк Осетия дәүләт филармониясе күченә, аның сәхнәсендә Святослав Рихтер, Мстислав Ростропович кебек дөньякүләм билгеле музыкантлар чыгыш ясый. Монда орган да торган, диләр, ләкин Совет вакытында органны юк иткәннәр.
2016 елда масштаблы реставрация эшләре тәмамланганнан соң, филармония Мария театры филиалы статусын ала. Элек чиркәү функциясен үтәгән бинаның акустикасы, аңлыйсыздыр, искитмәле иде. Һәм шушы бинада татар җырлары яңгырады. Концертны без Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган, Төньяк Осетия-Алания Республикасының халык артисты Ольга Джанаева җитәкчелегендәге Мария театры филиалының Ир-атлар милли җыр хоры коллективы белән бергә куйдык.
Ольга ханым исә, Татар халык хорының һәвәскәр коллектив икәнлеген белеп, сокланды: «Башкару осталыгы буенча хорның дәрәҗәсе, сыйфаты искиткеч зур. Нинди генә бәйгеләрдә жюри рәисе булырга туры килмәде, ышанып әйтәм, сезнең кебек профессионал дәрәҗәдә башкарган студентлар хорын әле күргәнем юк иде. Нәфис, зәвыклы башкардыгыз», – диде. Әлбәттә, бу – безнең өчен бик зур бәя иде. Барысы да – җитәкчебез, баш хормейстер, дирижер Ирнис Рәхимуллин һәм концертмейстер Венера Бакыеваның тырышлыгы нәтиҗәсе.
«Горец» бию ансамбле: «Безнең бию хәрәкәтләрен беркем дә кабатлый алмый»
Моннан тыш, без Осетиянең данлыклы «Нарты» атлар театры тамашасын, аннары Төньяк Осетия-Аланиянең Горский дәүләт аграр университетының «Горец» ансамбленең репетициясен карарга бардык. Әлеге коллектив та нәкъ безнең кебек һәвәскәр статусын йөртә. Анда уку йортының егетләре-кызлары чыгыш ясый. «Горец» ансамбленең сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстер Юрий Алборов биюләрне үзе уйлап чыгара һәм башка коллективларның биюләренә охшаш булмаслык итеп әзерли:
– Без беркем дә бии алмаган кебек биергә телибез. Хәрәкәтләр уйлап табабыз һәм аларны катлауландырабыз, шуңа күрә безнең арттан беркем дә кабатлый алмый, биюләребезне урламый. Минемчә, бу – һәвәскәр студентлар коллективы өчен иң югары чик. Яхшы биючеләрне сайлыйсың икән, моңа ирешеп була, ләкин планканы тоту авыр. Бигрәк тә минем кебек фанат җитәкче белән.
Озын буйлы, матур, чыдамлы биючеләрне сайлыйбыз. Биегәндә, егет кыз янына якын килеп, аны биюгә чакыра. Тормышта осетин егете өчен бу гамәлне үтәү бик авыр булган, чөнки кыз кычкырып сөйләшә алмаган. Ул бары тик башын селкетә алган (шулай итеп биюдән баш тарткан). Риза була икән, кыз егет белән бии башлый. Кызлар беркайчан да егетләрнең күзләренә карамый. Биюдә беренче адым һәрвакыт уң якка таба, беркем дә сул якка атлап биергә тиеш түгел, бу начар фал дип саналган, – дип, бию үзенчәлекләре турында аңлатып сөйләде ул.
Без осетин егетләре-кызларының тирләп-пешеп биюләрен гаҗәпкә калып, сокланып карап утырдык. Озакка китә башлагач, кызгана да башладык үзләрен, чөнки бертуктаусыз 2 сәгать буенча очып-очып биеделәр бит! Әле сикерәләр, әле балериналар кебек, аяк очларына басып бииләр, әле әйләнәләр... «Афәрин»нән кала, башка әйтергә сүз табылмады.
Җирле татарлар белән очрашу: «Актив татарлар күп түгел»
Сәфәребезнең финал ноктасы булып Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы йорты торды. Нәкъ шунда Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәк тә урнашкан. Без исә җирле татарлар һәм йорт җитәкчелеге белән очраштык. Татарларыбыз концертка да килгән иде әле.
– Актив әгъзаларыбыз бик аз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Гаилә» мәчете татар телендә матбугат җибәрә, татар газета-журналларын тагын да күбрәк җибәрсәләр әйбәт булыр иде – никадәр күбрәк мәгълүмат булган саен шулкадәр яхшырак, – дип фикере белән уртаклашты Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галия Гусейнова. Ул үзәк белән 3 ел җитәкчелек итә.
– Төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз, яшьләр дә булыша. Татарлар монда күптәннән – Алтын Урда заманыннан. Ничек килгәннәр – шулай яшәп калганнар. Татар-төрки манарасы булган, ул тора-бара җимерелгән, диләр. Имеш, зур шәһәрчек булган. Хәзер казу-эзләнү эшләре алып барыла. Владикавказ шәһәрен татарлар элек Капкай дип йөрткән (капка дигәнне аңлата). Монда сәүдә юлы узган, – дип сөйләде ул.
Төньяк Осетия-Аланиянең Габдулла Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә 2 меңгә якын татар яши. Шуларның 300гә якыны 1990 елда республикада теркәлгән Татар милли-мәдәни үзәгендә әгъза булып тора.
Осетиягә татарлар XIX гасыр ахырында Пенза, Тамбов һәм Казан губерналарыннан күчеп килгәннәр. 1897 елгы Россия империясенең беренче гомуми халык санын алу мәгълүматлары буенча, Владикавказда мондый күчеп килүчеләр 784 кеше исәпләнгән. Шәһәрдә отставкадагы татар офицерлары да, Кавказда хезмәт иткән татар солдатлары да яшәгән.
Бездән – чәкчәк, ә осетиннардан – өч пирог!
Осетиядә кунакларны 3 пирог белән каршы алу традициясе бар. Өч пирог – җир, кояш һәм тауларны аңлата. Кеше үлеп китсә, табынга 2 пирог кына куела икән. Җирле эчемлекләрдән осетин сырасы популяр. Бу эчемлек квас белән каһвә тәмен хәтерләтә. Гадәти булмаган тәм.
– Өч пирог – туй-тантана, рәхмәт әйтүне аңлата. Олы кешеләр бар икән, табынга сыр белән пешерелгән 3 пирог куела. Чөнки сыр – ул муллык, игелек. Пирогларны бәрәңге, ит белән дә пешерәләр. Ә менә тавык ите һәм гөмбә белән пешерелгән пирог традицион саналмый, – дип аңлатты Александр Охотников.
– Владикавказ шәһәренең Төньяк Осетия Дәүләт филармониясендә чыгышыгыз – республикабызның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга. Бигрәк тә аның территориясендә яшәүче татарлар өчен. Сезнең иҗат аша тамырларыбызга кайткандай булдык. Коллективның яшьләрне рухи яктан баету һәм мәдәни тәрбия бирү эшенә керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип, Татар милли-мәдәни үзәгенең җирле татарлары безгә рәхмәт әйтте.
...Шулай итеп, 4 көнгә сузылган сәфәребез ахырына якынлашты. Владикавказга тагын бер барырга кирәк әле, дигән уйлар белән Казаныбызга юл тоттык.