Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өшегән һәм черкиләр тешләп бетергән»: урманда югалган 4 яшьлек малай исән килеш табылган

news_top_970_100
«Өшегән һәм черкиләр тешләп бетергән»: урманда югалган 4 яшьлек малай исән килеш табылган

27 июль иртәсендә Тувада югалган малайны эзләү төгәлләнде, аны исән килеш тапканнар. Бу хакта республика җитәкчесе Владислав Ховалыг хәбәр итте, дип яза «Комсомольская правда» газетасы.

Барысы да 25 июльдә, Чадан шәһәрен янындагы Хайыракан авылында була. Кич 4 яшьлек Начын йорт ишегалдында уйнап йөргән. Малай үзе генә булмый, аны туганы карап торган. Әмма ул хуҗалык эшләренә бүленеп алган арада, малайны күз уңыннан югалта. Исенә төшкәндә, малай юкка чыккан була.

Башта әти-әнисе баланы үзләре табарга тырыша. Әмма 4 сәгать эзләп тә таба алмагач, полициягә шалтыраталар. Начын урманга киткән булырга мөмкин, дип уйлыйлар.

Малайны эзләүдә волонтерлар, җирле тикшерү комитеты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Малайны барлыгы 400гә якын кеше эзләгән. 26 июльдә авылда яшәүчеләр начар сиземләү барлыгы турында сөйләнә башлый. Бала урманда озак тора алмый, бәлки бөтенләй, аны урлаганнардыр, дип уйлый башлыйлар. Әмма бу юлы барысы да яхшы тәмамлана.

27 июльдә Тува башлыгы Владислав Ховалыг малайны табулары турында хәбәр итә. Начынны җирле вакыт буенча 05:34 сәгатьтә табалар. Баланы 3 волонтер тапкан.

Ховалыг сүзләренчә, баланы туган авылыннан 2,5 километр читтә табалар. Тулаем алганда, аның белән бар да яхшы, әмма малай өшегән һәм аны черкиләр тешләп бетергән була.

«Начын әнисе белән бергә Кызылда тикшеренү узарга, ял итәргә һәм мондый фаҗигадән соң реабилитация узарга тиеш дип саныйм», – дип язган Владислав Ховалыг үзенең «Телеграм» каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100