Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өшегән бәрәңгене нишләтеп була?

news_top_970_100
Өшегән бәрәңгене нишләтеп була?
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Агроном Василий Яковлев сүзләренчә, өшегән бәрәңгене кулланып була, бу өшү дәрәҗәсенә генә бәйле. Бу турыда «АиФ» яза.

Орлыклык бәрәңге көзен өшесә, ул утыртырга яраксыз була. Ләкин бүлбенең күпме өлеше өшүгә карап, аны ашарга дип тә кулланырга була. Өшегән бәрәңгене кискәч, черү билгеләре булмаса, аны ризык итеп пешерергә ярый. Тәме үзгәрер, ул баллы булыр, ләкин моны үзгзртеп була, ди белгеч.

Беренчедән, җиңелчә генә өшегән бәрәңгене 2 атнага коры җылы урынга (бүлмә температурасында) сакларга кирәк. Иң мөһиме, урын караңгы булсын. 10-14 көннән бәрәңгенең баллы тәме бетә.

Икенчедән, бәрәңге нык өшесә, аның баллылыгын тәмләткечләр белән яшереп була. Моның өчен суган, помидор, томат пастасы, каймак, әчегән кәбестә, тозлы кыяр суы кулланып була.

Орлыклык бәрәңге язын өшесә, аны ташларга ашыкмагыз. Бүлбене җылыга куеп торыгыз. Берничә көннән бәрәңге үрә башласа, аны утыртырга ярый, дигән сүз. Үрмәсә, чыгарып ташлыйсы гына кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100