Мин Айрат белән очраклы таныштым, иптәш кызымны күрергә дип эшенә кереп чыккан идем. Дустымны көткән арада, Айрат миңа кофе ясап бирде, бик илтифатлы булды. Бу нәкъ минем зәвыктагы егет иде – озын буйлы, чибәр, үз-үзенә нык ышанган. Соңыннан дус кызымнан шундук аның турында сораштырдым. Айрат өйләнмәгән, гел эш дип кенә яши, диде миңа дустым. Әле тагын Айрат бик кызу канлы, күпләр белән уртак тел таба алмый, диде. Тик мин бу сүзләргә ышанмадым. Мин дустым янына тагын берничә тапкыр кереп чыктым, Айрат минем белән гел танышы сыман исәнләшә иде. Тик күп тә үтмәде, аны башка бүлеккә эшкә күчерделәр.
Шуннан бирле тынычлыгым югалды. Ярты ел буе аны уйлап яшәдем, оныта алмадым. Аның матур күзләрен, йомшак тавышын гел искә төшереп тордым һәм, очраштыр, юлларыбызны кисештер, дип, Аллаһка ялвардым. Кыскасы, ярты ел шулай газапланып яшәгәннән соң, бер багучыга бардым. Ул шәһәргә якын гына бер авылда яши. Бу әби миннән «син әзерме» дип кат-кат сорады. Мин үземә бик ышанган идем, ризалаштым. Әби исә, кирегә юл юк, дип кисәтте. Тик мин Айратны сагынып, ансыз яшәүдән тәмам гарык булдым, шуңа күрә, барына да риза идем. Ул гына минем белән булсын.
Шулай итеп сихерчедә сөйдергеч салдырып кайттым. Беренче айда ул-бу булмады. Мин хәтта дус кызымнан, Айрат белән күрешмәдеңме, дип тә сорадым. Ә Айрат «больничный»да икән.
Берәр ай элек шәһәр үзәгендә эшләр буенча йөргәндә артымнан кемдер эндәште. Бу Айрат иде! Ул мине өйгә кайтарып куйды, телефон номерымны алды.
«Мин сине теге вакытта ук ошатып калдым. Тик якыннан танышырга җай гына килеп чыкмады. Менә бүген сине очратуыма бик шатмын», – диде саубуллашканда.
Менә шуннан минем өчен оҗмах башланды. Һәрхәлдә, башта шулай тоелды.
Очрашып йөреп озак та узмады, мин Айратның бик кызу канлы, юк-барга да кабынып китә торган кеше булуын аңладым. Хәтта, юлда барганда берәр машина алга чыкса да, һичшиксез шуны куып тотып, теге шофер белән ызгыша. Берсендә минем янда рульдәге олы яшьтәге бер апага аты-юлы белән сүгенеп кычкырды. Кәефе бик үзгәреп торучан, аннан нәрсә көтәсен дә белеп булмый.
Берсендә аның дусларының шәһәр читендәге йортына бардык. Шуннан кайтканда, мин телефоннан сөйләштем, «Ватсап»та апам белән языштым, Айратның миннән нәрсә сораганын ишетмичә калдым. Шуңа ачуы чыкты һәм мине машинадан төшереп, юл уртасында калдырып китте. Аны адекват дип әйтеп булмый, акыллы кеше хатын-кыз белән болай кыланмас иде. Җитмәсә октябрь ае, салкын, караңгы төшеп килә иде.
Мин шок хәлендә калдым. Күзләремне томалаган алсу томан әкренләп эреп юкка чыга башлады. Тыштан матур, ә эчтән әллә нинди сәер кеше булып чыкты Айрат. Өстәвенә, ул бик күп, артык күп эшли. Атналар буе шалтыратмаган вакытлары була. Ә соңыннан берни булмагандай пәйда була.
Болары да пүчтәк булган икән әле. Ул миңа китереп суккач, сабыр савытларым тулды. Ирләреннән кыйналып, шуңа түзеп яшәгән хатыннар турында язмалар укыганым бар иде. Тик мин андыйлардан түгел.
Ул көнне без кафеда утыра идек. Шунда яныбызга аның танышлары килде, безнең янга утырдылар. Шунда Айратның бер дус егете белән ничектер сөйләшеп киттек. Сөйләшү дип әйтсәң дә хәтерең калыр, яңа чыккан ниндидер кино турында сөйләштек. Шуннан соң Айрат мине өйгә кайтарып куйды, машинадан чыккач, минем янга килде дә тик торганнан битемә китереп сукты. Ул миңа юл буена бернәрсә әйтмәде, үпкәләвен сиздермәде. Кайткач китереп сукты да, аның танышлары белән башка болай сөйләшмәскә, үземне фәхишә кебек тотмаска кушты. Борынымнан шаулап кан китте, елап җибәрдем. Ә Айрат берни булмагандай борылды да китеп барды.
Шушы хәлдән соң үземнең псих тоткынына эләгүемне аңладым. Белмим, әллә теге сөйдергечнең берәр «файдасы» булды, әллә шулай язган булган, белмим. Әмма ул мине әле дә үзенең милке дип саный. Мин аны бөтен җирдә блокка куеп бетердем, социаль челтәрләрдә бер сәхифәмә дә кермим, телефон номерымны алмаштырдым, әмма ул минем кайда яшәвемне, кайда эшләвемне белә. Ул авырудыр инде. Инде дусларымнан да аның белән ирләрчә сөйләшеп карауларын сорадым. Тик Айратның дуслары минекеләргә ташланган, сугышканнар. Дусларым да «криминалга эләгәсебез килми» диде.
Полициягә гариза язу да сәер инде. Ул миңа байтактан сукты, шуннан соң башка кул күтәргәне булмады. Әмма мин барыбер куркам. Аның башында нәрсә икәнен каян беләсең, йә атып үтерер, йә чәнчеп ташлар. Берсендә төнлә килеп ишекне дөбердәтте, мин полиция чакырттым, тик ул алар килгәнче китеп барды.
Аның белән кешечә, яхшылап сөйләшеп карарга теләдем.
«Сиңа миннән нәрсә кирәк», – дим.
«Синең белән буласы килә», – ди.
Психикасында тайпылышлар булуын танырга теләми. Үзен нормаль тотам дип уйлый. Янәсе, бер тапкыр юлда калдырып китүдән, бер тапкыр сугудан әллә нәрсә юк. Анысына да үзем гаепле булып калдым.
Мин куркам. Ул минем күземә карап елмая, «яратам» ди һәм минем аннан коточкыч дәрәҗәдә куркуымны күрми, аңламый. Бу психтан ничек котылырга һәм тыныч кына яши башларга икән?