Физик затларның җиңел автомобильләре өчен база тарифы 20 процентка артачак. Максималь ставка 4 942 сумга кадәр күтәреләчәк, минималь күләм 2 мең 746 сум тәшкил итә.
ОСАГО полислары мотоциклчыларга, шулай ук юридик затларның җиңел автомобильләренә арзанаячак. Мотоциклчылар өчен 1 мең 47 сумга кадәр төшә, ә җиңел машиналар өчен – 2 мең 911 сумга кадәр.
Территориаль коэффициентлар үзгәрми. Моннан тыш, йөртүченең яшен һәм стажын исәпкә алучы коэффициентлар артачак.