news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ОСАГО булмаса, камера аша тәүлегенә бер тапкыр штраф билгеләргә җыеналар

news_top

ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә камера аша тәүлегенә 1 генә тапкыр штраф сала башларга җыеналар. Закон проектын Дәүләт Думасына керткәннәр. Төзәтмә, полиссыз машина йөртүчеләрне автомат рәвештә теркәү системасы белән бергә, 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелергә мөмкин. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта транспорт чарасы белән полиссыз идарә иткән өчен инспектор гына штраф сала ала. Әмма мондый җәзаны көненә берничә тапкыр билгеләргә мөмкиннәр. Әгәр полиссыз йөрүчеләрне камералар ярдәмендә «аулый» башлагач та шундый ук схема гамәлдә булса, кеше көненә дистәләгән мең сумлык штраф җыярга мөмкин.

Камералар автомобиль йөртүчеләрнең күбрәк өлешен колачлаячак, шуңа күрә мондый йомшаграк режим да ОСАГО полисын мөмкин кадәр тизрәк рәсмиләштерергә мәҗбүр итә алачак.

9 сентябрьдә ОСАГОсыз йөрүчеләргә видеоконтроль ярдәмендә штраф сала башларга ниятләүләре билгеле булды. Экспертлар, әлеге чараның төп кимчелеге буларак, 1 көн дәвамында берничә камерага «эләгеп», күпләп штраф җыю ихтималын атады.

Законга төзәтмәләрнең авторлары автомобиль белән ОСАГОсыз идарә итүне тәүлек дәвамында бер хокук бозу буларак карарга тәкъдим итте. Киләсе тәүлектә мәҗбүри полиссыз йөргән өчен яңа штраф салыначак, җәза шулай ук 1 генә тапкыр билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар