Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өрүдән туктагыз инде». Түрә хатын авыл халкын этләр белән чагыштырган

news_top_970_100

Владимир өлкәсе Суздаль районының Милек белән идарә итү һәм җир корылышы комитеты рәисе Светлана Фомина сайлаучылары белән аралашканда, аларны этләр белән чагыштырган. Хәзер түрә хатынга шелтә белдергәннәр. Бу турыда район башлыгы Алексей Сараев Телеграм каналында язган, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

«Милек белән идарә итү һәм җир корылышы комитеты рәисе биредә яшәүчеләрне фактта «этләр» дип атады», – дип сөйли РЕН ТВ хәбәрчесе.

Түрә хатынның сайлаучылар белән аралашканы сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Ул канәгатьсезлек белдергән авыл халкына «өрүдән туктагыз» дип киңәш итә. «Әллә сез монда гына өрәсезме, гафу итегез», – ди ул. («Или вы только здесь погавкаете, простите?»)

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, вакыйга Сокол бистәсендәге Боголюбский авылы җирлегенең яңа генпланы турында тыңлаулар вакытында була. Авыл халкы торак пункт янында зират ясауга каршы чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100