news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ортопед: Зумерлар артроздан иртә интегә башлый

news_top
Ортопед: Зумерлар артроздан иртә интегә башлый
Фото: "Татар-информ"

Компьютерлар чорында кешеләр артроз белән шактый иртә яшьтән авырый башлый. Бу хакта хирург, ортопед, травматолог, Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә тез һәм оча-бот буынын роботлаштырылган эндопротезлау өлкәсендә эксперт Павел Семиченков хәбәр итә, «Лента.ру» яза.

Табиб аңлатканча, артроз – ул буыннарның хроник, дегенератив үзгәрүе нәтиҗәсендә кимерчәк тукыма таркалу. Әлеге авыру вакытында пациентка хәрәкәтләнү читен, ул авырту кичерә, буын урыны шешә, хәрәкәтләнгәндә, буын шыгырдый.

Хәзерге вакытта артроз белән шактый иртә яшьтән авырый башлыйлар. Моның сәбәпләре төрле, ди белгеч. Гел утырып торулар мускул корсеты дөрес эшләмәүгә китерә. Артык зур тән авырлыгы буыннарга, бәйләвеч аппаратка йөкләнешне арттыра, нәтиҗәдә кимерчәк тизрәк туза. Гәүдәнең төзлеге бозылган очракта, умыртка баганасы тизрәк таркала.

«Артрозны профилактикалау өчен яшәү рәвешен коррекцияләргә – физик активлыкны арттырырга, тән авырлыгын нормага китерергә, дөрес тукланырга, гәүдәнең төзлеген сакларга кирәк», – дип сөйләде Семиченков. Авыруны уңышлы дәвалау өчен аны иртә ачыклау мөһим, дип өстәде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар