Ортопед: «Сколиозны төзәтү өчен, спорт залына бару да җитә»
Ортопед Мөнир Касыймов сколиозның кемнәрдә күбрәк очравы, аяк формалашканда аяк киеменең ни дәрәҗәдә мөһим булуы һәм арка авыртканда массажның нәтиҗәле булып-булмавы турында сөйләде.
Авырту – төп сигнал
– Сезгә иң еш нинди проблемалар белән киләләр?
– Ешрак – ата-аналар балаларының физик үсешенең дөрес булу-булмавына шикләнеп килә. Бәхеткә, җитди дәвалауны таләп итүче чын ортопедик проблемалар аз. Ортопедия темасы коммерция максатларында бик нык күпертелә.
– Яссы табанлылык ул нәрсә?
– Җепсел аппаратының сыгылмалылыгы һәм аяк табаннарының яссы – вальгус деформациясе белән бәйле яссытабанлылык – сәламәт бала үсешендә нормаль этап. Моннан тыш, 1нче һәм 2нче дәрәҗә яссытабанлы булу – патология түгел. Чөнки бу – гадәттә авыртмый, реаль проблемалар тудырмый. Совет халкы өчен норманың дәлиле булып шундый яссытабанлыларның армиягә алынуы тора. 3нче һәм 4нче дәрәҗәләр күп очракта 1нче һәм 2нче дәрәҗә яссытабанлылык белән турыдан-туры бәйләнешләре булмаган аерым авырулар булып тора.
Халыкның өчтән бер өлеше – нормаль табанлы һәм умыртка баганалы кешеләр, тагын өчтән бер өлеше – яссытабанлы, ә калганнары – табан аркасы биек булучылар.
– Ата-аналар «баланың аягы дөрес формалашмый» дип кайчан борчылырга тиеш?
– Каты авырту синдромы булганда яки аякларда тупас деформацияләрне күргәндә.
– Бу мәсьәләдә аяк киеме никадәр мөһим роль уйный?
– Сөякләр генетик программа нигезендә формалаша. Дөрес булмаган аяк киеме авырту, аруга гына китерергә мөмкин, ләкин аяк формалашуын бозмый. Ортопедик аяк киеме уңайлылык өчен кирәк. Яхшы аяк киемендә кешегә рәхәтрәк була, ләкин ул аяк формасын үзгәртми. Әгәр дә ул ниндидер тышкы факторларга бәйле булса, минем аяк табаным идән кебек тигез булыр иде, чөнки мин һәрвакыт яссы аяк киеме кия идем, әле дә яланаяк яки галошларда йөрергә яратам. Ләкин миндә яссытабанлылык юк.
– Балеткалар – зарарлы аяк киеме, дип санала, бу чыннан да шулаймы?
– Юк, әгәр алар зурлыгы буенча дөрес сайлап алынган һәм кыз балага уңайлы булса, кияргә рөхсәт итегез. «Балетка» һәм «балет» кебек сүзләрнең мәгънәсендә билгеле бер буталчыклык бар. Балериналарның аяклары яшь барган саен нык деформацияләнә. Бу – аларның пуантада биюләренә бәйле түгел, барлык балериналар – тумыштан тукыма җепселләре дисплазиясе булган кешеләр. Яшь бару белән, бу – аркылы яссытабанлылык һәм башка деформацияләр барлыкка килүгә китерә. Ләкин балериналарда бу үзенчәлек булмаса, алар белгәннәрен эшли алмаслар иде. Сыгылмалылык тумыштан бирелә, ул күнегүләр ясап кына булдырылмый. Шуңа күрә мондый кешеләрдә вакыт узу белән артроз ешрак очрый, оча һәм бот сөякләре, тез буыннарын протезлау таләп ителә.
– Ә үкчәле аяк киеме турында нәрсә әйтәсез?
– Күп кенә хатын-кыз үкчәле аяк киемнәрендә йөри, чөнки аларга шулай уңайлы. Бу – анатомия үзенчәлекләренә бәйле. Мондый хатын-кызлар яссы табанлы аяк киеме кисә, аларның аркалары авырта башларга мөмкин. Мин хәтта беркайчан да үкчәле аяк киеме кимәгән 11 яшьлек кызларда да баш бармакларында сөяк чыгып торуын күргәнем бар, һәм бу – генетикадан килә, аркылы яссытабанлылыкның чагылышы.
– Вальгус табанлылык – никадәр җитди авыру?
– Йөри генә башлаган балаларның 90 процентының аяк табаннары яссы вальгуслы була. Бу – норма. Вальгус булмаган балаларда киләчәктә проблемалар булырга мөмкин, аларның табан аркалары югары булачак. Вальгуслы табаннарның икенче төркеме – тумыштан килгән яссытабанлылык. Авырту булмаса, кешеләр озак һәм бәхетле яши, әгәр авыртса, аларга операция ясыйлар. Элек операцияләр авыр үтә иде, хәзер – яхшы нәтиҗә белән.
Массаж нәрсәне дәвалый?
– Сез мануаль терапевт булып эшлисез, бу белгечлек остеопат һәм сөяк төзәтүчеләрдән (костоправ) нәрсә белән аерылып тора?
– Остеопатиядә мануаль терапиягә караганда йомшаграк эшлиләр. Халык сөяк төзәтүчеләре кайбер очракларда эффективрак, ләкин аларның тискәре йогынтылары да күбрәк. Мин «алтын урталык»ны сакларга тырышам. Көнбатышта хиропрактика һәм сөяк төзәтүчеләр бөтенләй диярлек юкка чыкты, чөнки алар бик авырттырып эшлиләр һәм бик күп тискәре йогынтылары бар.
– Мануаль техниклар ничек эшли?
– Бу – куллар белән терәк-хәрәкәт аппаратына тәэсир итү. Буыннарны тарткалау – буынны урынына утырту өчен түгел, ә алган рефлекс белән киеренке һәм авырткан мускулларны ял иттерү өчен эшләнә. Төп бурыч – бүген һәм хәзер киеренкелекне һәм авыртуны бетерү. Без каты авыртуларны дәвалыйбыз, ә «хроник» халәтне яхшырту өчен физкультура, физик практикалар бар.
– Массажның тәэсире бармы?
– Бу сезнең нинди тәэсир көтүегезгә бәйле. Кешене эмоциональ һәм физик яктан ял иттерә белү – бу инде бик яхшы. Массажга иң беренче чиратта шуның өчен киләләр. Массаж белән депрессиянең җиңел формаларын, эмоциональ киеренкелекне, миофасциаль авырту синдромы белән бәйле җитди авыртуларны да дәваларга мөмкин. Шул ук вакытта терәк-хәрәкәт аппараты анатомиясе үсешенә бу тәэсир итми.
Муен алда һәм арка «зю» хәрефе формасында
– Сколиозның 1-2нче дәрәҗәсе никадәр киң таралган?
– Сколиозларның якынча 70 проценты – 1нче дәрәҗәле. Дөньяда моны сколиоз дип санамыйлар да. 2нче дәрәҗәдә дә, арка белән проблемалар булмаса, бу – бары тик косметик дефект кына. Хәрәкәт аппараты белән проблемалар 3нче һәм, бигрәк тә, 4нче дәрәҗәдә барлыкка килә. Аерым форма – тумыштан сколиоз, ләкин мин аны практикада 5 тапкыр гына очраттым.
Идиопатик сколиоз – бу генетикадан, гадәттә яшүсмер чагында барлыкка килә, гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Әгәр сколиоз генетик рәвештә бирелгән булса, ул булачак, һәм без аңа тәэсир итә алмыйбыз.
– Мәктәптә уку терәк-хәрәкәт аппаратына йогынты ясыймы?
– Скелет формалашу өчен – юк. Әйе, артык көч куюдан авырту барлыкка килергә, муен алга иелергә, арка «зю» хәрефе формасын алырга мөмкин. Ләкин моны төзәтү өчен залга кереп, мускулларны селкетү дә җитә. 4нче дәрәҗә сколиоз һәм куркыныч рәсемнәр белән куркыту – ялгыш. Арка торышының бозылуы беркайчан да үзеннән-үзе терәк-хәрәкәт аппараты деформациясенә әйләнми. Мәктәптә барысы да диярлек бөкрәеп утыра, әмма кемнеңдер сколиозы бар, кемнеңдер – юк. Минем кызым мәктәптән соң «зю» хәрефе формасында бөгелеп утыра иде, ләкин аның күрү һәм умыртка баганасы белән проблемалары юк. Чөнки геннарда бу юк. Ләкин минем синхрон йөзү командасыннан булган пациентым бар иде, аны 3-4нче дәрәҗә сколиоз аркасында чыгардылар, чаңгы буенча бер чемпион да шундый ук хәлдә иде.
«Челнинские известия»дән тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина