Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орскины тагын су басарга мөмкин, утрауда калган Тукай бистәсенә куркыныч яный

news_top_970_100
Орскины тагын су басарга мөмкин, утрауда калган Тукай бистәсенә куркыныч яный
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Казахстан белән чиктә урнашкан хосусый сусаклагыч су җибәргән, Орскига яңадан су килергә мөмкин, дип хәбәр итте Орск мэриясе Telegram-каналында.

«Казахстан чигендәге шәхси сусаклагычта дамбалар аша су җибәрелде. Су Орскига Мендыбай елгасы үзәне буйлап килергә мөмкин. Тукай бистәсен су басу куркынычы бар. Эвакуация игълан ителде», – диелә хәбәрдә. Халыкны 17нче һәм 88нче мәктәпләр базасында вакытлыча урнаштыру пунктлары кабул итәчәк, дип яза «РИА» Новости.

Без су чолганышында утырабыз, беркая чыга алмыйбыз. Ут юк, дизель ягулыгы подстанциясе эшли, көненә 2 сәгатькә биреп алалар. Авылның күп өлешендә кәрәзле телефон тотмый. Авылга керә торган күпер су астында, башка якка юллар юк. Көймә белән генә кереп була. 27 марттан шул хәлдә, – дип сөйләгән иде Лилия Сидалинова 8 апрель көнне «Интертат» хәбәрчесенә.

5 апрельдә Орскины Урал елгасыннан саклаган дамба җимерелде. Эвакуация үткәрелде. Соңгы көннәрдә хәл тотрыклыланды. Узган җомгада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дамбаның җимерелгән өлеше тулысынча торгызылу турында белдерделәр.

Соңгы мәгълүматлар буенча, шәһәр тирәсендә су дәрәҗәсе 28 сантиметрга кимегән һәм 592 сантиметр тәшкил итә. 700 сантиметр критик дәрәҗә санала. 3763 йорттан су киткән.

Оренбург өлкәсендә федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. Алдан исәпләүләр буенча, су басудан килгән зыян 40 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100