Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орскида 12 ел хәбәре булмаган ир табылган: ул үлгән дип саналган әбисе белән яшәгән була

news_top_970_100

«Orenday» сайты 12 ел хәбәре булмаган ир-ат турында яза. Соңыннан билгеле булганча, ул әбисе белән качып киткән булган, ә әбисе исә бөтенләй үле дип саналган.

2015 елда шәһәрнең Октябрь районы судына хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Улының хәбәрсез юк булуын (безвестно отсутствующий) тануны сорап, гариза яза. Хатын-кызның ул вакытта сөйләгәннәре буенча, улы 2009 елда өйдән чыгып киткән һәм 2 ел дәвамында аның турына бер хәбәр дә булмаган. Аннан егетнең Орскидан 70 километр ераклыктагы бистәдә яшәве билгеле булган, тик 2012 елда ул тагын югалган.

Суд карары буенча, аның хәбәрсез юк булуын таныганнар.

2024 елда бу тарих дәвам иткән. Ул егет үзе Октябрь районы судына килгән һәм, бу карарны гамәлдән чыгаруны сорап, гариза язган. Ул 2010 елда өйдән чыгып китүен сөйләгән, чөнки әнисе аны кыйный торган булган. Егет күпмедер вакыт урамда яшәгән, ә 2011 елда әбисе белән бергә бистәгә күченгән. 8 ел анда яшәгән һәм эшләгән. 2019 елда эш урыныны үзгәрткән, тик әбисе белән шул ук бистәдә яшәп калган.

Аннан соң ул шәхесен билгеләү процедурасын узган. Соңыннан әнисе улын фото буенча тану процедурасыннан баш тарткан. 2022 елда егет әбисе белән Орскига кайткан. Әбисенең шәхесе дә тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгән, чөнки ЗАГС мәгълүматлары буенча, ул үле булып саналган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100