Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орск мэры улының Дубайдагы 33 миллионлык фатиры турында: «Алар барысына да үзләре ирешә»

news_top_970_100

Орск мэры Василий Козупица улы Николайның гаиләсе белән бергә Согуд Гарәбстанына яңа эшкә киткәнен сөйләгән. Мэр сүзләренчә, эссе булгач, анда да тормыш «баллы» түгел. Шәһәр башлыгы улының Дубайдагы 33 миллионлык фатирының каян килеп чыкканын «Урал 56.ру» басмасына сөйләгән. Видеоны «Топор +18» Телеграм-каналы чыгарды.

«Минем улым эшкә китте, аны Согуд Гарәбстанына чакырдылар. Анда да тормыш «баллы» түгел. Бик эссе, катлаулы климат. Балаларымның барысына да үз көчле белән ирешүе белән мин горурланам», – дип сөйләгән Козупица.

Моңа кадәр аның улы 10 ел Сахалинда инженер-геолог булып эшләгән. Николайның хатыны да гел аның янәшәсендә, бөтен авырлыкларны ире белән бергә уза, дип әйткән мэр.

5 апрельдә Орск шәһәрендә 1 миллиардлык дамба җимерелеп, шәһәрне су басты. 11 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, 1 атна эчендә шәһәрдән 4,5 мең кешене эвакуацияләгәннәр. Узган атнада Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин шәһәргә килде, Орскида 268 күпфатирлы һәм 6,2 мең шәхси йортны кире торгызу таләп ителә, диде. Ул җирле халыкка компенсацияләр, ә йортларын тулысынча югалткан кешеләргә яңаны сатып алу өчен бер квадрат метрга 68,7 мең исәбе белән сертификатлар вәгъдә итте.

12 апрельдә дамбаны бераз төзекләндерделәр, һәм торак пунктлардан су китә башлады. 15 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Оренбург өлкәсендә 14 меңнән артык шәхси йортны су баскан.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    Нинди эштэ миллион тулилэр икэн 🤔🤔🤔
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100