Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орск дәресе: татарстанлылардан буалардагы суны агызуны сорыйлар

Орскида ике дамба җимерелеп, меңләгән йорт су астында калганнан соң, Татарстанда да мондый хәл була аламы, дигән сорау туды. Мелиоратор-белгечләр «Республика Татарстан» басмасына мондый куркынычны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләде.

news_top_970_100
Орск дәресе: татарстанлылардан буалардагы суны агызуны сорыйлар
Фото: © rt-online.ru

Татарстан, Оренбург өлкәсе белән чагыштырганда, сулыклары күбрәк булган төбәк. Республика буйлап Россиянең иң зур елгалары Идел һәм Кама, Каманың ике кушылдыгы – Нократ һәм Агыйдел ага. Татарстанда 500гә якын кечкенә елга һәм меңләгән күл бар. Су ресурсларының зур запаслары Куйбышев, Түбән Кама, Зәй һәм Карабаш сусаклагычларында тупланган.

Балыклары белән бергә агып китәчәк

«Су басуны булдырмаска гидротехник корылмалар ярдәм итә. Безнең баланста алар – 67, шулай ук муниципалитетлар балансында 800дән артык буа һәм гидрокорылмалар бар, – дип сөйләде «Приволжскмелиоводхоз» (элек «Татмелиоводхоз») директоры Марс Хисмәтуллин. – Безнең мелиорация бүлекчәләре ел башында су басуга әзерләнә башлады. Төзелеш техникасы, экскаваторлар, бульдозерлар, дамбалар шартлау куркынычы янаган очракта капчыкларда ком һәм вак ташлар әзерләп куелды».

Хәзер, кар эреп, су килә башлагач, ул урыны белән плотиналар калкулыклары аша агып китә ала, бу – плотиналарның үзләрен юып төшерү, дамбаларны җимерү һәм территорияләрне су басу белән яный. Шулай да туфракта туң катламы күп булмаганга һәм суның шактый өлеше җиргә сеңеп барганга күрә, куркыныч кими. Әмма су агызу корылмалары көчәйтелгән режимда эшли.

Хисмәтуллин сүзләренчә, хәзерге вазгыятьтә мелиорация бүлекчәләре белгечләре даими рәвештә тикшерүләр белән йөри торган буаларга аерым игътибар бирелә. Һәр буаның хуҗасы яки арендаторы бар, һәм хәзер, бәла-казалар булмасын өчен, алар буалардан суны чыгарырга тиеш.

«Кайбер арендаторлар һәм буаларның хуҗалары су агызырга теләми, алар: «Минем анда балыкларым бар, мин балык җибәрдем, шуңа күрә сулыкны бушатмаячакмын», – диләр. Әмма хәзер суны җибәреп, буаны кышкы күрсәткечкә кадәр бушатмасаң, көчле су аны балыгы белән бергә алып китәргә, һәм сулыктан түбәнрәк урнашкан территорияне су басарга мөмкин», – дип кисәтә «Приволжскмелиоводхоз» директоры.

10 еллап элек, милекчеләр буалардан суны вакытында агызмаганга күрә, муниципаль гидротехник корылмалар тулысынча юып төшерелгән иде, Чистай районындагы Дүртөйле авылы янындагы бер күпер җимерелгән иде.

Фото: © rt-online.ru

Быел без Буа, Сарман, Азнакай, Мөслим, Чистай һәм башка районнарда сулары вакытында агызылмаган 10 потенциаль куркыныч плотина таптык, хәзер без су агызу каналлары казырга һәм суны алар буенча агызырга мәҗбүр.

Су басу тәмамланганчы барлык су агызу корылмаларын ачу – мелиораторларның капризы түгел, ә закон таләбе.

«Әгәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, һәм тикшерү вакытында буа хуҗасының законсыз рәвештә корылмаларны кардан һәм боздан чистартмавы, суны агызмавы һәм нәтиҗәдә торакны су басуы, милеккә зыян килүе ачыкланса, арендатор яки милекче зыян күрүчеләрнең югалтуларын компенсацияләргә тиеш булачак», – дип өстәде «Приволжскмелиоводхоз» юристы Айрат Сәлахетдинов.

Яз узачак, җәй киләчәк

Татарстанда язгы су басулар әле дәвам итә, әмма җәй дә ерак түгел, һәм ул кабат коры булырга мөмкин.

Шушы көннәрдә яңгыр машиналары һәм насос җиһазлары сатып алу чыгымнарының 70 процентын финанслау буенча республика программасында катнашучыларны сайлап алу тәмамланды. Конкурс нәтиҗәләре аны оештыручыларны гаҗәпләндергән. Әлеге программа буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен 100 млн сум акча бүлеп бирә, һәм бу акчаны отучыны билгеләү өчен, элек Аграр министрлыкка «Приволжскмелиоводхоз» белән берлектә яз-җәй дәвамында берничә конкурс үткәрергә туры килә иде. Быел беренче тапкыр гаризалар шулкадәр күп булган, 100 млн сумлык лимит инде беткән.

«Корылык ел саен авыл хуҗалыгына зур зыян китерә, һәм безнең аграрийлар, ниһаять, мелиорациясез игенчелек белән шөгыльләнүнең мәгънәсез икәнен аңлады, – дип аңлата Марс Хисмәтуллин субсидияләр тирәсендәге ажиотажны. – Мондый программалар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә финанс йөкләнешен шактый киметергә мөмкинлек бирә, аларга мелиорация чыгымнарының төп өлешен компенсацияли. Шуңа күрә дәүләт мелиорация программаларында катнашырга теләүчеләр күп булган.

«Республика Татарстан»га билгеле булганча, хәзер Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңгыр машиналары сатып алуга субсидия өчен тагын 60 млн сум акча алу турында уйлыйлар.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100