news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Шәһәрдә сыерчыкларга бала чыгару өчен урыннар җитми»

news_top
Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Шәһәрдә сыерчыкларга бала чыгару өчен урыннар җитми»
Фото: © «Татар-информ»

Хәзерге вакытта Татарстанда кошларның күпләп кайтуы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмгыять сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов хәбәр итә.

«Иң куанычлысы – сыерчыклар кайтты. Бу ялларда ук аларны торак пунктларда оялар янында күргәннәр. Миңа Борисоглебское бистәсеннән фото һәм видеолар җибәрделәр. Димәк, яз килде, сыерчыклар кайтты. Сыерчыклардан тыш, тургайлар һәм кызылтүшләр да килде. Кыскасы, процесс башланды», – дип сөйли ул.

Шулай да, белгечләр шәһәр җирендә сыерчыкларның саны кимүенә борчыла. Моның төп сәбәбе – балалар чыгару өчен җайлы урыннар булмау.

«Кошларга оя корырлык урын юк. Иминлек максатыннан, куышлы карт агачларны кисәләр, ә сыерчыклар өчен ояларны беркем дә ясамый һәм элми. Элсәләр дә, бу кирәкле күләм белән чагыштырганда бик аз», – дип басым ясый КФУ профессоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар