Быел Татарстан башкаласына кара каргаларның кайтуы бераз соңрак булды. Бу хакта Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде, дип яза югары уку йортының матбугат хезмәте.
Галим сүзләренчә, күчмә кара каргаларның күпләп җыелуы 10 мартта ук Казанның Авиатөзелеш районында күзәтелгән. Шәһәрдә кышлап калган кошлардан алар тышкы кыяфәте белән аерыла: гадәттә ябыграк булалар, куркалар һәм бик сак булалар.
Нәкъ менә Авиатөзелеш районында кара карга ояларының күбесе тупланган, әмма шәһәрнең башка районнарында да бу кошларның колонияләре бар. «Бу кошлар, гадәттә, иске ояларда урнаша, аларны төзәтә һәм бала чыгара башлый», – дип аңлатты орнитолог.
Шулай ук галим кара каргаларның иң элек һава температурасына һәм көн озынлыгына реакциясе булуын билгеләп үтте. Якты вакыт озынрак булган саен, кошлар азыкны күбрәк эзли ала.
«Бүгенге көнгә Казанда кара каргалар колонияләре формалаша торган якынча 30 урын бар. Алар, гадәттә, өч оядан тора, әмма кайчак берничә дистәгә дә җитәргә мөмкин. Мондый күп санлы җыелуларны без күбрәк шәһәр читендә һәм урманнарда күрә алабыз», – дип ассызыклады Рәхимов.
Белгеч соңгы елларда шәһәрләрдә кара каргалар саны акрынлап кими баруына да игътибар итте. Моның сәбәбе — аларга оя кору өчен биек һәм зур агачлар кирәк, ә шәһәрләрдә андый агачлар елдан-ел азая бара.