news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орлыкларны ничек тикшерергә һәм искеләрен ничек «терелтергә»?

news_top
Орлыкларны ничек тикшерергә һәм искеләрен ничек «терелтергә»?
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бакча сезонына да озак калмады һәм күпләр моңа әзерләнә башлады да инде. Орлыкларны ничек әзерләргә? Иске орлыкларны яңартып буламы? Бу хакта «Челнинские известия» газетасына агроном Владимир Диденко аңлаткан.

«Буш» орлыкларны ничек аралап алырга. Әгәр орлыклар үз бакчагыздан булса, аларны араларга, иң зурларын һәм сәламәтләрен генә калдырырга кирәк. «Бушларын» аралап алу өчен орлыкларны аш тозы эремәсенә (100 мл суга -2- гр тоз) салырга һәм болгатырга кирәк. 10 минуттан соң су өстенә калкып чыккан орлыкларны җыеп алыгыз һзм ташлагыз. Калганнарын чиста суда чайкатыгыз һәм киптерегез – болар чәчү өчен яраклы орлык була.

«Әгәр алга таба куркыныч авырулар белән көрәшергә теләмәсәгез, орлыкларны зарарсызландырырга кирәк. Чөнки чәчүлек орлыкларында мәсәлән, гөмбәчек споралары булырга мөмкин», – дип сөйләгән агроном.

Ничек зарарсызландырырга?

Марганцовкада (1 проценты эремә) орлыкларны 20 минут тотарга.

Перекись водородында (3 проценты эремә) – 20-30 минут тотарга.

Бор кислотасында: 0,2 грамм кислотаны 1 литр суда эретергә һәм бер тәүлеккә калдырырга.

Орлыкларны чылатканнан соң чиста суда юарга һәм киптерергә кирәк.

«Зур агрофирмалар җитештергән һәм бакчачылык кибетләрендә сатыла торган орлыклар җитештерүдә үк эшкәртелгән була инде. Аларны зарарсызландыру мәҗбүри түгел, ә шытымнар тизрәк барлыкка килсенгә стимуляция өчен шундук бүрттерергә генә кирәк», – дип аңлатты Владимир Диденко.

Стимуляция өчен халык ысуллары билгеле – суган кабыгы, алоэ согы, көл. Әгәр төнәтмәләр ясап мәшәкатьләнәсегез килмәсә, янтарь кислотасы кулланырга була: 2 гр кислотаны 1 литр суда эретергә кирәк.

Микроэлементлар белән туендыру. Моның өчен орлыкларны чәчәргә 1-2 көн кала аларны утын көле эремсәендә тотарга кирәк. Моның өчен 1-2 аш кашыгы көлне 100 мл суда эретергә, ике тәүлек тондырырга, аннан сөзәргә кирәк. Әзер эремә температурасы 17-20 градус чамасы булырга тиеш. Бу эремәдә яшелчә орлыкларын 4 сәгать тоталар.

Иске орлыкларны ничек «терелтергә». Иң гади ысул – перекись водороды куллану. Ул орлыкның тышчасын йомшарта, кислородка туендыра. Моның өчен бер стакан суга өч чәй кашыгы 3 проценты перекись водороды салып болгатырга һәм орлыкларны салырга кирәк. Якынча ярты сәгать тотасы.

«Соңыннан орлыкларны алырга, юарга һәм туфракка чәчәргә кирәк, болай иткәндә шытмый торган орлыкларны шундук күрергә була», – дип саный агроном.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар