Орлык сатучыда документ булмаса яки сыйфатка шик төшсә, нишләргә?
Сорауга Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров җавап бирә:

- Орлык сатучыда әлеге орлыкның сыйфатын раслаучы документ булмаса яки орлык, үсентегә шик булса, Россельхознадзорның Татарстан идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресыбыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20 а.
Шулай ук сайтка кереп, “Гражданнар мөрәҗәгате” бүлегендә зарыгызны калдыра аласыз.