Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Орлыгын сибәсең, ботагын тыгып куясың һәм үзе үсә»: Ялкау бакчачылар өчен ун үсемлек

Люпин, тырнак гөл, балан, слива, гөлҗимеш, ирис кебек талымсыз үсемлекләрне тәрбиялисе дә юк.

news_top_970_100
«Орлыгын сибәсең, ботагын тыгып куясың һәм үзе үсә»: Ялкау бакчачылар өчен ун үсемлек
https://pixabay.com

Артык тәрбияләмичә дә үсә торган үсемлекләр турында киңәшләр сайтында язылган.

Люпин — бик матур чүп үләне. Теләсә кайда үсә. Яз көне туфракка орлыгын ыргытасың да, аннары ул көндәшләрен үзе басып алып үсәчәк. Төрле төсләрдә була, тәрбияләмәгән очракта, берничә елдан зәңгәр-ак-алсу төскә кереп бетә.

Катмар тырнак гөл (махровая календула) орлыгын көпшәк җиргә сибәргә була. Бу чәчәк көз буена бакчаны кызыл-сары төскә күмеп утырачак. Өстәвенә, ул әле яхшы антисептик та. Ул көзен үзе кабат орлык чәчеп тә калдырачак.

Амарант - зур кызыл һәм сары себеркесыман бу чәчәкләр артык тәрбия сорамый. Аны әле ашарга да ярый. Орлыгыннан он ясап, ботка пешереп була. Ул үзе үрчи, үзе үсә. Бер тапкыр туфракны йомшартып, орлык сибәргә генә кирәк.

Ирис чәчәкләре дә талымсыз. Аның озын тамырларын җиргә тыгып куясы да, ул үзенә кирәк кадәр мәйданны үзе яулап ала.

Лалә чәчәге суганчаларын җиргә язын яки көзен тыгып куясың да, алар дистәләрчә еллар буе үсеп утырырга мөмкин.

Лилия чәчәге дә чүп үлән кебек. Суганчасын бер тапкыр туфракка утыртсаң, елына бер тапкыр төбен йомшартсаң, үсә.

Гөлҗимеш куагы койманы яшереп, матур бер стена булып үсәр. Берничә үсенте алып кайтып утыртсагыз, ул теләсә кайсы җирне үзе басып ала. Карыйсы да, тәрбиялисе дә юк.

Декоратив виноград (девичий виноград) бер ботагын кисеп, җиргә тыгып куйсаң, шуннан үзе үсеп китәр. Беренче ике елда акрынрак үссә дә, аннары бик тиз таралачак. Аның җимешләрен ашарга ярамый.

Балан яз көне ак чәчәк ата, аннары көзгә кадәр җимешләре белән сөендереп, матур булып утыра. Тәрбиялисе дә юк. Балан үсентесен сатып алырга була. Яки балан җимешләрен учлап җыеп, туфракка күмеп куйсаң, ике-өч елдан бу урында балан куагы үсеп чыгарга мөмкин.

Слива - талымсыз җиләк-җимеш агачы, аңа ашлама да, туфрагын эшкәртү дә кирәкми. Үсентесен сатып алып утыртырга яки төшләрен бакчага чәчәргә була. Төшләрдән биш-алты елдан агач үсеп чыга, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100