news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өркетмә егетләрне» – Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итте

news_top
«Өркетмә егетләрне» – Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың «Ишет мине» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Бу хакта «Менә ич яңа җыр! Тәмле булсын» дип, җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Ишет мине» җырының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән.

Илсөяне виртуаль дуслары премьера белән котлаган. «Булачак хит» дип бәяләгән җырчының иҗатын яратучылар.

«Абау! Карашың өтеп ала», «Әллә миңа багышлап җырлый инде. Ишетүен ишетәм, үзең мине ишетәсең микән», – дип тә комментарий калдырганнар.

«Шулай карап «ишет мине» дисең. Бу – үтенеч түгел бугай, боерык. Өркетмә егетләрне», – дип язган популяр җырлар авторы Зифа Нагаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар