Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орхидея кемнең энергетикасы белән туклана?

Җитәкчегә орхидея бүләк итү начар дип санала икән.

news_top_970_100
Орхидея кемнең энергетикасы белән туклана?
pixabay.com/ru

Һәр үсемлекнең үз энергетикасы бар һәм орхидея искәрмә түгел. Бу тропик гүзәлгә тышкы туклану кирәк, аны ул әйләнә-тирәдән алырга омтыла. Орхидеяның үзенчәлеге турында «Яндекс.Дзен»да язганнар.

Орхидея уңайлы шартларга гына түгел, ә үз хуҗасының кайгыртучанлыгына һәм мәхәббәтенә мохтаҗ. Орхидея аның белән аралашканны, матурлыгын мактаганны ярата.

Орхидея хуҗасының уңай энергетикасы белән туклана дип санала. Шуңа күрә чәчәк чүлмәге урнашкан бүлмәдә озак булырга ярамый. Эмоциональ тотрыксызлыктан интеккән кешеләргә бу чәчәкне үстерергә кирәкми — аларга үсемлек зыян гына китерә.

Орхидея ир-ат энергетикасына начар йогынты ясый, юл куючан, хисле, сентементаль итә һәм кыюлыгын баса. Ир-ат озак була торган бүлмәгә бу үсемлекне куярга кирәкми.

Җитәкчегә орхидея бүләк итү начар дип санала, бигрәк тә бүләкне аны яратып бетермәгән коллектив әгъзалары бирсә. Аны өйгә алып кайткан очракта күңелсезлекләр һәм уңышсызлыклар алып килүенә әзер булырга кирәк, чөнки ул барлык тискәре эмоцияләрне саклый.

Орхидеяны йокы бүлмәсенә һәм балалар бүлмәсенә куярга киңәш ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100