Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Органнарын алганнардыр». Чит илгә эшкә киткән башкала кызы югалган

news_top_970_100

Филиппинга эшкә дип киткән Мәскәү кызы 6 майда элемтәгә чыкмый башлаган. Аны притонга алып киткәннәр яки органнарын алу өчен үтергәннәрдер, дип фаразлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Урамга чыкмыйм. Көчкә тордым, ашарга иде», – дип язган 22 яшьлек Юлия соңгы тапкыр әнисенә. Юлия шул көнне Филиппинга очып килгән һәм шуннан бирле хәбәре юк.

Бу кызны Манила шәһәренә эшкә чакырган булганнар. Ул Бауман исемендәге университетны тәмамлаган, информатикадан репетитор булып эшләгән. Социаль челтәрләренә караганда, аның чит телләр белән проблемалары булмый, шуңа күрә сайтлар ясау өчен эшкә алганнар. Әнисенә ул шулай дип аңлаткан. Ләкин Юля югалгач, аның сүзләрендә туры килеп бетмәгән урыннар ачыкланган.

«Әнисенә компания исемен генә әйткән, килешүне беркем күрмәгән. Оешма яхшы, Филиппин ИТ-компанияләре исемлегендә бар, алар гаепле түгелдер. Ләкин кыз белән башка берәр кеше сөйләшкәндер. Волонтерлар юридик адрес буенча барган, анда офис юк», – дип яза кызның дуслары социаль челтәрләрдә.

Компания исә кызның югалуына катнашы булуын кире кага. «Без, имеш, Россия кызына стартапта эш тәкъдим иткән, дигән ялган гаепләү буенча полиция белән эшлибез. Тикшерү бара. Без законсыз эшчәнлеккә катнашмыйбыз, законны саклыйбыз», – диелә оешманың социаль челтәрдәге хәбәрендә.

Хәзер Юлиянең якыннары төрле версияләр карый, эшкә китү турында тарих уйлап чыгарылган булуы ихтимал. «Без төрлечә фаразлыйбыз. Мөгаен, ул анда очып килгәндер, тик ниндидер начар хәл булган. Бәлки, башка илдә, мәсәлән, Төркиядә. Бәлки, Юлия депрессиядә булып, үзе югалырга уйлаган. Әнисенә нидер әйтеп бетермәгәндер. Без анда кайдан эзләргә икәнен дә белмибез», – ди дуслары.

Юлияне йөзләп волонтер эзли. Ул кунакханәне дә беркемгә дә әйтмәгән. «Аның органнарын кисеп алганнар яки притонга алып киткәннәрдер, диләр. Юлиянең анасы турында белешмә таралгач, Юлия исеменнән төрле хәбәрләр язалар. Менә шундый «шаярту». Әлегә акча җыймыйбыз», – ди дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100