Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Органнары бер-бер артлы эшләүдән туктаган» – мәктәптә укучы кыз сидр эчкәннән соң үлгән

news_top_970_100
«Органнары бер-бер артлы эшләүдән туктаган» – мәктәптә укучы кыз сидр эчкәннән соң үлгән
"Татар-информ" архивы

Курганда «Мистер Сидр» эчкәннән соң 17 яшьлек кыз бала үлгән. Ул, аңына килмичә, хастаханәдә вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, мәктәптә укучы кыз баланың органнары бер-бер артлы эшләүдән туктаган. Барысы да баш мие шешүдән башланган.

«Әйе, ул үлде. Ул ИВЛга тоташтырылган иде. Бүген аны аппараттан алдылар», – дигән кызның дусты.

Мәрхүмә кыз тормышы турында блог алып барган. Дус кызы белән йөрергә чыккан көнне ул фотолар белән пост куйган. Аннары кызлар «Мистер Сидр» эчкән. Бу аның интернетта соңгы язмасы булып калган.

Кызның анасы комментарий бирүдән баш тарткан. «Болай да авыр», – дигән.

Бала үлеменең төгәл сәбәбе ярганнан соң билгеле булачак. Ләкин табиблар сүзләренчә, аның организмына зур күләмдә метанол кергән.

«Табиблар ахырга кадәр аның гомере өчен көрәште. Даими рәвештә телемедицина консультацияләре булды. Тик аны коткарып булмады», – дигәннәр Курган өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаментында.

Курган өлкәсендә тагын 1 ир-ат сидр эчеп агуланган, ул хәзер реанимациядә.

Агулы «Мистер Сидр» эчемлегеннән 30дан артык кеше үлде, 103 кеше хастаханәгә эләкте. Полиция бу эчемлекне сатудан ала. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

  • «Гомерендә беренче тапкыр сидр эчте»: Агуланган ир-ат бавыры кибеп, интегеп үлгән 
  • Сидр эчеп үлгән Йосыф белән Гөлфиянең мәетләрен беренче булып студент кызлары күргән 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100