Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эш дип, чабабыз да чабабыз...» – Гөлназ Шәрипҗанова авырый

news_top_970_100
«Эш дип, чабабыз да чабабыз...» – Гөлназ Шәрипҗанова авырый
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова соңгы вакытта үзен начар хис итә башлаган һәм табибларга мөрәҗәгать иткән. Сәламәтлеге белән бәйле проблемаларын ачыклап, җырчы хәзер дәвалану курсы уза. 

«Тормыш мәшәкатьләре дип зарланабыз, ә бит тагын да зуррак проблемалар бар әле. Тәнемдәге бетчәләр һаман бетмәгәч, анализлар тапшырдым. Бүген аларның нәтиҗәсен табиб карады. Дерматолог миңа тулы исемлек препаратлар билгеләде. Кояшка аллергия дә, бавыр, бөер белән проблемалар да булуы ачыкланды.

Без бөтенебез дә, эш дип, чабабыз да чабабыз. Ләкин эш беркая качмый ул. Үзебезнең организм турында онытабыз. Мин инде күптәннән арыганлыгымны тоям, кан басымым түбән төшә. Кичә кан тапшырдым. Ниндидер ялкынсыну процессы таптылар. Ул да тәнгә бетчәләр чыгуга китерергә мөмкин икән.

Витаминнарны да болай гына эчәргә ярамый. Башта организмга нәрсә җитмәгәнлеген ачыкларга кирәк. Миңа 5 көнлек капельница билгеләделәр. Ашказаны асты бизе, бөер, бавырны чистартачакбыз», – дип сөйләгән Гөлназ сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100