Организмны Альцгеймер авыруыннан ничек сакларга?
Белгечләр йокы баш миенең үзәк нерв системасы тукымаларыннан шлакларны чыгару өчен мөһим дигән нәтиҗәгә килгән.
Тирән йокы баш миенең үзәк нерв системасындагы зарарлы продуктлардан арынуына уңай йогынты ясый һәм Альцгеймер авыруы килеп чыгуын ачыкларга ярдәм итә. Мондый нәтиҗәне данияле Майкен Недергаард тикшерүчесе җитәкчелегендәге Рочестер (Нью-Йорк штаты) шәһәре Университеты каршындагы галимнәр төркеме ясаган, дип яза ТАСС агентлыгы.
Тикшерүнең төп нигезләмәсе 27 февральдә уку йортының сайтында урнаштырылган. “Йокы баш миенең шлакларны чыгару функциясе өчен әһәмиятле роль уйный. Йокы никадәр тирәнрәк булса, шулкадәр яхшырак”, - дип белдерә Недергаард.
2012 елда ул коллегалары белән глимфатик системаның нечкәлекләрен тасвирлаган. “Алынган нәтиҗәләр йокы сыйфаты яки аның җитешмәве Альцгеймер авыруы яки деменция килеп чыгуны фаразлау турындагы мәгълүматларга аныклык кертә”, - дип аңлаткан фәнни эш җитәкчесе.
Тирән йокы аркасында баш мие эшчәнлеге акрыная һәм йөрәк-кан тамыры эшчәнлеге җайга салына. Глимфатик система - ягъни, баш миенең “калдыклардан” арыну сәләте эшләсен өчен уңай шартлар булдыра. Алынган нәтиҗәләр ни өчен анестезиянең кайбер төрләре дә олы кешеләрдә тайпылышлар китереп чыгаруын да аңлата ала.
Язмада тычканнар белән уздырылган тәҗрибәләр дә тасвирлана. Аларга авыртуны баса торган алты төрле препарат керткәннәр. Галимнәр тычканнарның баш миендәге электр активлыгын һәм йөрәк-кан тамыры эшчәнлеге үзгәрешләрен өйрәнгән. Кетамин һәм ксилазин дарулары тычканнарның баш мие эшчәнлегенең электр активлыгын, йөрәк тибешен акрынайткан һәм тигез агымга салган. Бу тирән йокы белән күзаллана. Әлеге препаратлар глимфатик система өчен уңай шартлар булдырган.
Альцгеймер авыруы – деменциянең (акыл зәгыйфьлеге) иң киң таралган төре. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда деменцияле 50 миллионга якын кеше исәпләнә. Ел саен 10 млн яңа авыру очрагы ачыклана. Альцгеймер авыруы деменциянең иң киң таралган сәбәбе. Аңа 60-70% очрак туры килә.