Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмга В12 витамины җитмәвен ничек белеп була?

В12 витамины җитмәгән кешеләрнең тәне аксыл яки сары төсмерле була.

news_top_970_100
Организмга В12 витамины җитмәвен ничек белеп була?
https://pixabay.com

Нутрициолог Анастасия Гаврикова сүзләренчә, табибка мөрәҗәгать итмичә, анализлар тапшырмыйча да, организмга В12 витамины җитмәвен белеп була. Бу турыда РИА Новости яза.

 В12 витамины нерв күзәнәкләре сәламәт, нерв импульсын тапшыру функциясе яхшы һәм ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге нормада булсын өчен кирәк. 

Белгеч сүзләренчә, В12 витамины җитмәүне берничә билге күрсәтә. Беренче чиратта, бу — тән тиресе төсе. В12 витамины җитмәгән кешеләрнең тәне аксыл яки сары төсмерле була.

«Гел арыганлык хисе дә В12 витамины җитмәүдән була. Хәтер белән проблемалар, кәеф үзгәрү, ялкынсынган кызыл төсле тел дә шушы проблеманы күрсәтергә мөмкин», — ди ул.

В12 витамины бавыр, диетик ит, балык, диңгез ризыклары, йомырка составында була, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100