news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Организмга сыеклык җитмәвен ничек аңларга?

news_top
Организмга сыеклык җитмәвен ничек аңларга?
Фото: © «Татар-информ»

Терапевт, диетолог Маргарита Королева организмга су җитешмәвен күрсәтә торган билгеләрне әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Сыеклыкны җитәрлек күләмдә эчмәүче кешеләрнең тән тиресе, чәчләре, терсәк тиресе коры булырга мөмкин. Моннан тыш, кеше арый, хәлсез була, эшкә сәләте кими.

Табиб сүзләренчә, 1 көндә гәүдә авырлыгының һәр килограммына 30 мл күләмендә су эчәргә кирәк. Олы кеше өчен бу – 2-2,5 литр сыеклык.

Үзеңне күбрәк су эчәргә мәҗбүр итү өчен, эшли торган урында өстәлегезгә стакан белән су куегыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар